ТАТ РУС ENG

Ике иптәш арасында

— Җәле, иптәш, ни ишеттең, бер хәбәр сөйләп җибәр;
Кайда, кемнәр нишләгәннәр? Юкмы яңа бер хәбәр?

— Китсәнә, иптәш, йөдәтмә, эшләрем бит бар минем;
Юк хәбәрләрне сөйләп тормакка вактым тар минем!

— Сөйлә инде, ни хәбәр бар, иптәшем, назланмачы;
Әллә нидә бер соравымны да җиргә салмачы!

— Кит, димен, иптәш, йөдәтмә! Мин беләм тик: син — җүләр;
Нәрсәсен сөйлим моның мин — инде бу иске хәбәр!
 

 

(«Ике иптәш арасында». —  «Ялт-йолт»ның 1910 елгы 3 нче (15 апрель) санында «һөҗүвият» дигән рубрика астында «Шүрәле» имзасы белән басылган. Текст «Күңел җимешләре»ннән (1911) алынган. Шигырь А.С.Пушкинның «Любопытный» исемле шигыреннән файдаланып язылган.

— Что ж нового? «Ей-богу, ничего».

Эй, не хитри: ты, верно, что-то знаешь.

Не стыдно ли, от друга своего,

Как от врага, ты вечно все скрываешь. 

Иль ты сердит: помилуй, брат, за что?

Не будь упрям: скажи ты мне хоть слово…..

«Ох! Отвяжись, я знаю только то,

Что ты дурак, да это уж не ново».

 (Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).  


Комментарий язарга


*