ТАТ РУС ENG

Иссез чәчәк

(Русчадан)

Болынлыкта үсә гади генә, иссез чәчәк, яңлыш

Гүзәл исле чәчәкләр бәйләменә бергә бәйләнмеш.

 

Ярар, бәйләнгән ул анда, соңыннан нәрсә булган соң? —

Булып киткән үзе хуш исле бик аз бер заманнан соң.

*


Шуның күк, безне тәүфикъле дуст-ишләр һәм белешләр дә

Өйрәтерләр гүзәл гадәткә һәм дә изге эшләргә.

 

 

(«Иссез чәчәк». —  «Йолдыз»ның 1910 елгы 22 август (578 нче) санында «Русчадан» дип күрсәтелеп, «Гъ.Т.» имзасы белән басылган, «6 август, 1910 сәнә» дип куелган.

Газетада шигырьнең 1 нче «Болынлыкта үсәр гади генә, иссез чәчәк, яңлыш» һәм 5 нче «Шуның күк безне тәүфикъле дуст-ишләр һәм белешләр дә» юллары «Күңел җимешләре»ндә (1911) үзгәртелгән.

Текст «Күңел җимешләре» ннән (1911) алынды.

Әсәр рус шагыйре И.И.Дмитриевнең (1760-1837) «Полевой цветок» исемле парчасыннан файдаланып язылган.

Простой цветочек, дикой, 

Нечаянно попал в один пучок с гвоздикой; 

И что же? От нее душистым стал и сам —

Хорошее всегда знакомство в прибыль нам.

1805

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)). 


Комментарий язарга


*