ТАТ РУС ENG

Җәй көнендә

                    
Каты эссе. Һава бөркү. Кыза дөнья, сабыр җитми,
Җил исми аз гына да, бер генә яфракны селкетми.

Корылык һәр урыннарда. Кибә вак-вак кына күлләр,
Шиңәргә йөз тота кырда үләннәр, чәчкәләр, гөлләр.

Агачлар астына сыгъна балалар барчасы бергә,
Алай да булмаса, барсы төшәләр сикрешеп күлгә.

Алар аппак балыклар күк йөзәләр иртәдән кичкә
Кадәр шунда, туңып бетмичә ярга чыкмыйлар һич тә.

Менә шунда кисәктән йөзгә бернәрсә тиеп китте;
Сабамы, нәрсәдер, салкынчарак бер җил сөеп китте.

Якын урманның артында яшеннәр ялтырый аз-аз,
Ерактан, әллә кайдан, иштелә күк күкрәгән аваз!

Сыгъна — сыгына, сыена.
Саба — таң җиле.

(«Җәй көнендә». — «Йолдызының 1910 елгы 25 апрель (531 нче) санында хәбәре» шигыреннән соң «Г.Тукаев» имзасы белән басылган. Текст «Күңел җимешләре»ннән (1911) алынган. Шигырь рус шагыйре В.И.Водовозовның (1825-1886) «Летом» исемле шигыреннән файдаланып язылган. (Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).  


Комментарий язарга


*