-
(Федоровтан мокътәбәс)
-
- Галибанә яктырып, әкрен генә ал таң ата;
- Моңланып, хәсрәтләнеп, ялкау гына ак ай бата.
-
- Бер-бер артлы юк булып, күкләрдә йолдызлар сүнә;
- Таң җиле куйды исеп, яфраклар аз-аз селкенә.
-
- Пәрдәдән чыкты, ачылды ямь-яшел кыр һәм япан;
- Китте инде кап-кара каплап ята торган чапан.
-
- Тын гына яткан, ялыккан, төн буенча көн көтеп,
- Ялтырап, җәйлеп ята күлләр, сихерле көзге күк.
-
- Шат үләнлекләр, тәбәссемдә чәчәкләр, ләләләр;
- Сандугачлардан ява, яңгыр кеби, мәдхияләр.
-
- Туктаганнар күрмәгә иртүк табигать күркене
- Күктә аккошлардай ак күчмә болытлар төркеме.
-
- Каршыларга иң сәза чак, иң матур чак җәйге таң;
- Шул вакытта уйла, шагыйрь: килде илһам, уйласаң.
-
- Галибанә — җиңүле рәвештә.
- Тәбәссемдә — елмаеп көлмәктә.
- Мәдхияләр — мактау шигырьләре.
- Сәза — лаек, мөстәхикъ, муафикъ.
- («Җәйге таң хатирәсе». «Йолдыз»ның 1910 елгы 23 март (518 нче) санында «Г.Тукаев» имзасы белән басылган.
- Текст «Күңел җимешләре»ннән (1911) алынган.
- «Күңел җимешләре» җыентыгы башындагы «Берничә сүз»дә нәширләр бу шигырь турында: «»Галибанә яктырып әкрен генә таң ата «да шагыйремезне үзенең матурлыгы белән мәфтүн итә. Иң куәтле һәм иң гүзәл шигырьләреннән берсен илһам итә. Ләкин бу мәфтүниять озакка сузылмый: ниндидер бер дәһшәтле дулкын Габдулла әфәндене үз эченә ала да «тормышның нурлы почмагын» башка нәрсәләрдә эзләндерә башлый», — дип язганнар.
- Әсәр рус шагыйре А.М.Федоровның (1868-1949) «Рассвет» дигән шигыреннән файдаланып язылган.
- Рассвет
- От сияния победной
- Алой утренней зари
- Грустно меркнет месяц бледный,
- Звезд тускнеют янтари.
- Ветерок летит, вздыхая,
- Перед близостью утра,
- И с зеленой степи, тая,
- Поднимается чадра.
- В красоте своей волшебной
- Развернулась степь кругом,
- Птичьих гимнов звон хвалебный
- Пал на грудь ее дождем,
- И, дивясь великолепью
- Каждой травки и цветка,
- Точно лебеди, над степью
- Серебристой встали цепью
- Кочевые облака.
- (Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).
|