ТАТ РУС ENG

Җәйге таң хатирәсе

(Федоровтан мокътәбәс)
Галибанә яктырып, әкрен генә ал таң ата;
Моңланып, хәсрәтләнеп, ялкау гына ак ай бата.
Бер-бер артлы юк булып, күкләрдә йолдызлар сүнә;
Таң җиле куйды исеп, яфраклар аз-аз селкенә.
Пәрдәдән чыкты, ачылды ямь-яшел кыр һәм япан;
Китте инде кап-кара каплап ята торган чапан.
Тын гына яткан, ялыккан, төн буенча көн көтеп,
Ялтырап, җәйлеп ята күлләр, сихерле көзге күк.
Шат үләнлекләр, тәбәссемдә чәчәкләр, ләләләр;
Сандугачлардан ява, яңгыр кеби, мәдхияләр.
Туктаганнар күрмәгә иртүк табигать күркене
Күктә аккошлардай ак күчмә болытлар төркеме.
Каршыларга иң сәза чак, иң матур чак җәйге таң;
Шул вакытта уйла, шагыйрь: килде илһам, уйласаң.
Галибанә — җиңүле рәвештә.
Тәбәссемдә — елмаеп көлмәктә.
Мәдхияләр — мактау шигырьләре.
Сәза — лаек, мөстәхикъ, муафикъ.

(«Җәйге таң хатирәсе»«Йолдыз»ның 1910 елгы 23 март (518 нче) санында «Г.Тукаев» имзасы белән басылган.
Текст «Күңел җимешләре»ннән (1911) алынган.
«Күңел җимешләре» җыентыгы башындагы «Берничә сүз»дә нәширләр бу шигырь турында: «»Галибанә яктырып әкрен генә таң ата «да шагыйремезне үзенең матурлыгы белән мәфтүн итә. Иң куәтле һәм иң гүзәл шигырьләреннән берсен илһам итә. Ләкин бу мәфтүниять озакка сузылмый: ниндидер бер дәһшәтле дулкын Габдулла әфәндене үз эченә ала да «тормышның нурлы почмагын» башка нәрсәләрдә эзләндерә башлый», — дип язганнар.
Әсәр рус шагыйре А.М.Федоровның (1868-1949) «Рассвет» дигән шигыреннән файдаланып язылган.
Рассвет
От сияния победной
Алой утренней зари 
Грустно меркнет месяц бледный,  
Звезд тускнеют янтари.
Ветерок летит, вздыхая,
Перед близостью утра, 
И с зеленой степи, тая, 
Поднимается чадра. 
В красоте своей волшебной 
Развернулась степь кругом, 
Птичьих гимнов звон хвалебный 
Пал на грудь ее дождем, 
И, дивясь великолепью 
Каждой травки и цветка, 
Точно лебеди, над степью 
Серебристой встали цепью 
Кочевые облака.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).  


Комментарий язарга


*