ТАТ РУС ENG

Катиле нәфескә


Котылмакчы булып татсыз хәяттан,
Гомергә җан авырттыргыч газаптан,

Гакыл бу дип, үзеңнүзең үтердең,
Тынычлык эзләдең дә гүргә кердең.

Вәләкин, и карендәш, алданасың,
Үзеңне мәңгелек утка саласың.

Синең тик сурәтең китте җиһаннан,
Һаман да калды рухың яки мәгънәң.

Синең бар дөньяда күргән газабың,
Гөман юктыр, бозык булганга җаның.

Әгәр рухыңны ислах итми үлсәң,
Барыбер син газапта, яхшы белсәң!

Кирәк черсен, кирәк торсын — ни ул тән?
Чыдамсыз бер кием ул җанны өрткән!

Әгәр син катле нәфситмичә торсаң,
Җаныңны изгелек берлән тутырсаң,

Ачар ирде Ходай бәхтеңне шаять,
Ашыктың, эшләдең бик зур җинаять!

Газап китми кабердә тән черүдән:
Бүрек ташлап котылмыйлар бүредән!

Катиле нәфескә — үзен үзе үтерүчегә.
Хәят — тормыш,   яшәү.
Узеңнүзең — үзеңне үзең.
Гөман  юктыр — шик юк.
Ислах итми — төзәтмичә.    
Катле нәфситмичә (катле нәфес итмичә) — үзеңне үзең үтермичә.

(«Катиле нәфескә». — «Йолдыз»ның 1910 елгы 15 апрель (528 нче) санында «Г.Тукаев» имзасы белән басылган. Текст «Күңел җимешләре»ннән (1911) алынган.

«Күңел җимешләре» җыентыгы башындагы «Берничә сүз»дә нәширләр «/…/ шагыйремездә әүвәлдән дә шактый куәтле хиссияте диния тагы бер кат куәтләнә: «Катиле нәфескә», «Мәҗрух указ» шикелле шигъриятен җәһәтеннән йомшак, ләкин күңелдән сөйләнгән нәрсәләр» дип язганнар.

Кайберәүләр, язучы һәм журналист Мәхмүт Галәүнең Тукай турындагы истәлегенә таянып, шигырьнең язылу тарихы журналист Исхак Бикчуринның асылынып үлүе белән бәйле түгелме икән дигән фикердә иделәр. Бу хәл була алмый, чөнки Исхак Бикчурин шигырь басылып чыгып өч ел үткәннән соң гына, 1913 елның 20 апрелендә үзен үзе үтергән. Бу хакта «Кояш» газетасының 1913 елгы 21 апрель санында некролог бар. Шулай да, К.Бәкернең 1914 елда язган «Тукай Петербургта» китабын игътибар белән укысаң, мәсьәләгә ачыклык кертергә мөмкин. Шагыйрь Казанда чакта бервакыт муенына элмәк салу фикеренә килгән һәм бу ниятен тормышка ашыру омтылышы да ясаган. Шунысы кызык: үзен үзе җиңгәң шагыйрь шигырь басылган көнне кичен «Шәрык» клубына халык әдәбияты турында лекция укырга юнәлә. (Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).  



 

 

Комментарий язарга


*