ТАТ РУС ENG

Күгәрчен

(Русчадан)

 

Бер урманда агач астында, яшьрен,
Качып утыра иде мескин Күгәрчен.

Якыннан шул вакытта узды Лачын,  
Җәеп, селкеп канат атлы колачын.

Эченнән сөйләде шунда Күгәрчен:
«Бу Лачын нинди көчле кош, күрәмсең?

Көче күп, тырнагы үткен, явыз ул,
Зәгыйфьләрне ашар, канлы авыз ул.

Вәләкин мин ризамын язмышымнан,
Ходай кыйлган мине көчсез кошыннан:

 Зәгыйфь, корбан булу артык, Ходаем,
 Булудан андый көчле һәм дә залим!»

 

(«Күгәрчен». — «Йолдыз»ның 1910 елгы 15 август (575 нче) санында Тукайның «Т.» имзасы белән басылган. Шигырьнең исеменнән соң «Русчадан» дип куелган.

Текст «Күңел җимешләре» ннән (1911) алынган.

Әсәр А.С.Пушкин әтисенең абыйсы В.Л.Пушкинның (1766-1830) «Голубка» (1806) исемле шигыренә нигезләнеп язылган.

Голубка, под кустом прижавшись, говорила:

Ах, ястреб пролетел! Какая злость и сила!

Но, право, я должна судьбу благодарить,

Что ястребом она меня не сотворила!

Не лучше ль жертвою, а не злодеем быть?

Ә В.Л.Пушкин бу әсәрен француз шагыйре Жан-Жак Бассардан (1743-1831) тәрҗемә иткән. Текстлар бер-берсе белән туры килә. Әмма Тукай эчтәлекне детальләштерә төшкән. (Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).  


Комментарий язарга


*