ТАТ РУС ENG

Күңелле сәхифәләр

Бакчы аучыга,
Кош аулаучыга:
Шактый читен эш —
Арый, талчыга.
Йөгрә дә чаба
Кич-иртә бердәй;
Маңлайдан ага
Тирләр яңгырдай.
Очадыр үрдәк,—
Тизрәк бул, тизрәк:
Китмәсен ерак,
Ат мылтыкны, ат!
Атты, шарт итте,
Каты җил чыкты,
Эшләпә җилгә
Очты да китте.
Үрдәк югалды,
Эшләпә калды;
Мескен эшләпә
Җәрәхәтләнде.
Аттым мин кошка,
Китмәде бушка:
Алып кайтамын
Мәҗрух эшләпә.
Көлсә көләрләр
Кешеләр, күреп;
Тишекләреннән
Җил торыр өреп.
Мәҗрух – яралы.
(«Күңелле сәхифәләр». — «Күңелле сәхифәләр» («Мәктәп мөкяфәте», 4 нче китап) исемле җыентыкта басылган.
Текст шуннан алынган.
16 битлек бу китап төсле рәсемнәр белән бизәлеп, балалар зәвыгына туры килерлек итеп эшләнгән.
(Күңелле сәхифәләр. Казан: «Сабах» көтепханәсе, «Милләт» матбагасы, 1910. «Теркәү дәфтәре»ндә «Күңелле сәхифәләр»нең дөньяга чыгу вакыты «1910 ел, 12 апрель» дип күрсәтелгән. Искәрмәләрдә «Күңелле сәхифәләр» (1910) дип күрсәтелә.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).  

Комментарий язарга


*