ТАТ РУС ENG

Ник? Нигә?

               
Ник, «Болакыл хак», сиңа юктыр мәхәббәт һәм мәрак?
Шул сәбәптер ки: Болак гөлдән вә рәйханнан ерак.

Нигә мәнфүр бу татарларның китап наширләре?
Бер тиен китсә, җылыйлар, агълашубән: «Әлфиракъ!»

Нигә курка бу татар, кузгалса дини мәсьәлә?
Барсы кыркылдый тавыктай: «Дин кырак! Дәһри кырак!»

Нәрсәгә каптырмачы, әфьюнчыга «Карга» язу?
Ах, мие чергән чүбек баш, ах, ишәк, ахмак, дурак!

Ник Шакирҗанел Хәмиди нам бәрәңге корсагы
«Мин беләм»лек дәгъвасын кыйлган була, салам сыйрак!

Ник бу Чыгътай «дау» ясый да, нигә соңра тәүбәсе?
Бүреләрдән куркъдисәң, урманга бармау яхшырак.

Нигә тончыкты «Чүкеч» атлы нәҗес вулканы да?
Кем атар инде бу милләтнең йөзенә былчырак?!

Ник Орынбурда урын зур төрле шахшы нәрсәгә?
«Чүкеч»е — «Чүкеч», «Мәгыйшәт» тагы бер кат шахшырак.



Мәрак — кызыксыну, күңел бирү.
Рәйхан — хуш исле җил.
Мәнфүр — җирәнеч (нәфрәт ителгән).
Агълашубән: «Әлфиракъ!» — «Аерылыштык!» — дип, тавыш күтәреп.
Нам — исемле.
Куркътисәң — курыктың исә.

(«Ник? Нигә?» — «Ялт-йолт»ның 1910 елгы 3 нче (15 апрель) санында имзасыз басылган. Тукайның үзе исән чагында чыккан җыентыкларында юк. Беренче тапкыр Ф.Сәйфи-Казанлы төзеп чыгарган Өчтомлыкның 2 нче томына (1930) урнаштырылган. (Моннан соң «Яңалиф» басмасы дип күрсәтелә.) 

Текст «Ялт-йолт»тан алынган.

«Болакыл хак» — болай дип Тукай «Бәянелхак» газетасын атый. Аның редакциясе шәһәр уртасыннан узган, ул заманда пычрак һәм сасы Болак елгасы буена урнашкан булган.

Нигә мәнфур… агълашубән: «Әлфиракъ!» — Тукай бу юллары белән китапчыларның табыш артыннан кууларын тәнкыйтьли.

Нигә курка… Дәһри кырак! — «Зур бәшарәт!» шигыренә бирелгән искәрмәне карарга мөмкин.

Нәрсәгә… «Карга» язу? — «Авыл җырлары» (Дүртенче көлтә) шигыренә бирелгән искәрмәләрне карарга мөмкин.

Ник Шакирҗанел Хәмиди… салам сыйрак! — «Авыл җырлары» (Дүртенче көлтә) шигыренә бирелгән искәрмәне карарга була.

Ник бу Чыгътай… бармау яхшырак. — «Авыл җырлары» (Дүртенче көлтә) шигыренә бирелгән искәрмәләрне карарга мөмкин.

Нигә тончыкты «Чүкеч»… йөзенә былчырак?! — «Авыл җырлары» (Өченче көлтә) шигыренә бирелгән искәрмәләрне карарга була.

Ник Орынбурда… «Мәгыйшәт» тагы бер кат шакшырак. — Сүз 1906 -1918 елларда Оренбургта атнага бер тапкыр чыга торган «Дин вә мәгыйшәт» журналы (нашире һәм мөхәррире Мөхәммәдвәли мулла Хөсәенов (1871-1933) турында бара.

 (Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).  

.   

Комментарий язарга


*