ТАТ РУС ENG

Өмидсезлек

   
Тәндә җаным, чык та Тәңреңә юнәл, бар, кайт кире!
Китте җаннар азыгы, һәм кайтты истибдад кире.

Көлмә син дә бу бозык дөньяга каршы та әбәд,
И кояш! Мәңгегә чыкма, бул кара тап, бат кире.

Яз башы дип, башны калкытмагыз, и гөл-ганҗәләр!
Бел, янарсыз: җир хәзер ялкынлы истибдад җире!

Калмасын дустлык, мәхәббәт, чын сөешмәк дөньяда,
Бу җәһәннәмдер, түгел Ширин илә Фәрһад җире.

Тәрке хезмәт әйләгез, үткен гакыллар, сез дәхи,
Бер дә тугъмаслык булып бет син дә, истигъдад, кире.

Сез дә, и мөһлик мәрыйзләр, урныгызны ташлагыз,
Барчагызны мөштәмилдер кайтты истибдад чире.

Сез дә, мәзлумнәр гөруһы, хак өчен кул сузмагыз,
Тик кыямәт көнгә калды хаклар истирдад кире.

Гыйш-гыйшрәтләр, музыка, тансалар, уйнау-көлү —
Барчасы бетсен хәзер, җир чөнки тик фөрьяд җире.

И каләм, син хакны язма, күз буя, юк-барны яз,
Бумыни соң тугъры әшгарны язып иншад җире?!

Истибдад — реакция, искелек, тирания.
Та әбәд — мәңге.
Гөл-ганҗәләр — гөл-чәчәкләр.  
Тәрке  хезмәт әйләгез — эш ташлагыз.
Истигъдад — булдыклылык, тырышлык, талант.
Мөһлик мәрыйзләр — һәлак итүче авырулар.
Мөштәмилдер — эченә алган.
Мәзлумнәр гөруһы — изелгәннәр төркеме.
Хаклар истирдад кире — тартып алынган хокукларны кире кайтарып алу.
Фөрьяд — зарлану, ыңгырашу.
Әшгарны, язып иншад җире — шигырьләр язу, иҗат итү урыны.



(«Өмидсезлек».  «Вакыт»ның 1910 елгы 22 май (620 нче) санында «Г.Тукаев» имзасы белән басылган, Тукайның үзе исән чагында чыккан җыентыкларында юк. Беренче тапкыр Фәтхи Бурнаш төзеп чыгарган «Г.Тукай шигырьләре» җыентыгында: (Казан: «Гажур» нәшере, 1926) басылган. Текст «Вакыт»тан алынган.

Революция чигенгән, реакция котырынган бер чорда шагыйрь иҗатында төшенкелек, өметсезлек мотивлары көчәя. Халык язмышын уйлап ачыргаланган Тукайда трагик яңгыраш үзәк мотивка әверелә башлый. 

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).


 

 

Комментарий язарга


*