ТАТ РУС ENG

Сибгатуллин

   
Бер җегет, шәмдәй, буен катрып йөри,
Алга дип, милләт, сине чакрып йөри;
Белмисең, милләт, синең хаккың өчен
Нинди җырлар ул җегет шапрып йөри.

Ул синеңчөн, милләтем, атлып йөри,
Армый-талмый, көн вә төн ватлып йөри;
Җаны һәм вөҗданы шул юлда фида:
Кайда бай күрсә, шуңар сатлып йөри.

Кайда барса, шунда «милләт» дип йөри,
«Мин — мөхәррир һәм дә бик шәп!» — дип йөри,
Инде дә, милләт, тәрәкъкый итмәсәң,
Рестораннарга кереп акрып йөри!

Синеңчөн — синең өчен.
Тәрәкъкый итмәсәң — алга китмәсәң.

(«Сибгатуллин». —  «Ялт-йолт»ның 1910 елгы 11 нче (15 август) санында «Шүрәле» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынган.

Бу 1905-1907 елларда Уральскида «Фикер», «Уралец», «Уральский дневник» газеталарын һәм «Әлгасрелҗәдид», «Уклар» журналларын чыгаручы, соңыннан җырчы, артист булып киткән Камил Мотыйгый-Төхфәтуллинга (1883-1941) багышланган сатирик шигырь. Тукайга аның зәвыксызлыгы, тыйнаксызлыгы, рестораннарда җырлап йөрүе һич тә ошамый. Шуңа күрә җае чыккан саен аны әсәрләрендә җәмәгатьчелек алдында фаш итеп тора, усал көлә. Ул елларда К.Мотыйгыйның бу эшләре «Дин вә мәгыйшәт» журналында да тәнкыйть ителә. (Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).  


Комментарий язарга


*