ТАТ РУС ENG

Танса


Танса таушы зал эчендә төн ката,
Уйный оркестр: «Трим-там-там-та-та!»
Барча кулларда чуар чүпләр тулы:
Өч хатын почмакта конфетти сата.

Бик хозур эшләр, халык хәйрәт итә,
Мактый һәркем: «Әттә-тәттә-тәттә-тә!»
Мактаган саен, идәндә сикрәләр —
«Тып та тып!» — пар яшь кәҗә берлән тәкә!
 


Конфетти — танец вакытында биючеләр өстенә сибә торган төрле төстәге кәгазь кисәкләре.
Хәйрәт итү — хәйран калу.

(«Танса». «Ялт-йолт»ның 1910 елгы 10 нчы (1 август) санында «Шүрәле» имзасы белән басылган. Текст «Күңел җимешләре»ннән (1911) алынган.  (Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).  


Комментарий язарга


*