ТАТ РУС ENG

Үкенеч

   
Электән белгәнем хәлдә кешенең
Тышы яхшы, бозыклыгын эченең,

Ничек соң мин адаштым изге юлны,
Биреп мәлгунь, ходайсызларга кулны?!

Нигә мин, алданып ялган көлүгә,
Нифакъ иттем үземдәге голүгә?!

Нигә булды зыя сөйгән азат баш
Монафикълар караңгысында хәффаш?!

Нигә мин тормадым бер читтә ялгыз —
Ничек күктә яңа бер данә йолдыз?

Шулай янсам, ни булды, төшми җиргә,
Якынлашмыйча һәр мәгърур сәфилгә!

Янып ялгыз шулай, күп еллар үткәч,
Сүнәр идем, Ходайдан вәгъдә җиткәч.

Әсирмен, ычкыналмам инде мәңге,
Күңелсез һәр ягым — нурсыз, караңгы!

Монафикълар камап һәр дүрт ягымны,
Күрәлмим мин кояшым һәм аемны.

Кырылды алда изге эшкә вәгъдәм,
Караңгыда күренми чөнки кәгъбәм!

Һава юктыр, алалмый рух сулыш та,
Кабахәт бөркү уң, сул, аста, өстә.

Читен хәл. Гайрәтең җитсә — ерып чык,
Әгәр җитмәс исә — бет, шунда тончык!

 

Мәлгунь — ләгънәтләнгән, каргалган.
Нифакъ иттем — икейөзлелек күрсәттем.
Голү — бөеклек.
Зыя — яктылык.
Монафикъ — икейөзле, хыянәтче.
Хәффаш — ярканат, төн кошы.
Мәгърур сәфилгә — масаючы түбән кешегә.
Кәгъбә — монда «идеал», «йөз тоткан урын» мәгънәсендә.

(«Үкенеч». «Йолдыз»ның 1910 елгы 1 июль (558 нче) санында «Г.Тукаев» имзасы белән басылган, «28 июнь, 1910 сәнә» дип куелган. Газетада шигырьнең өстән 10 нчы юлы «Яна күкдә ничек бер данә йолдыз» дип бирелә. «Күңел җимешләре»ндә (1911) шушы ук юлдагы сүзләрнең урыннары гына алыштырылып, «Ничек күктә яна бер данә йолдыз» рәвешендә тәкъдим ителә. Текст «Күңел җимешләре»ннән (1911) алынган.

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).  


Комментарий язарга


*