ТАТ РУС ENG

Яшьләр

Бара милләт зәгыйфь, абныр-абынмас,
Сүнә яшьләрдә ут кабныр-кабынмас.

Кичә якты вә милли бер күңелдән
Бүген тычкан утыдай нур табылмас.

Вә кем бар, йөз чөерми милләтеннән,
Көмеш, алтын санәмнәргә табынмас?

Тәти тапса сабый барган юлында,
Йомыш истән чыгар, һич айрылалмас.

Шулай яшьләр дә: юлда күрсә алтын,
Баюдан башкага күңлен дә салмас.

Сатучылык итә бездә мөхәррир,
Әдип исме аңар тагълыр-тагылмас.

Яралганмы бу яшьләр күңле әллә
Мөрәүвәт маддәсе ягълыр-ягылмас?

Ышанабыз халык көчсезлегенә,
Бабайлар шөһрәтен сагъныр-сагынмас.

Тотып милләт ливасын, юлга чыктык:
«Бу куллар мәңге, дип, җиргә салынмас».

Җыгылдык без ик-өч чакрым да китми, —
Җегетләр! Бездә көч юк, — ахры, булмас!

Санәм — статуя, сын (акча).
Мөхәррир — язучы.
Мөрәүвәт маддәсе — егетлек, кешелек сыйфаты.
Лива — байрак
Икөч — ике-өч.

(«Яшьләр». —«Ялт-йолт»ның 1910 елгы 9 нчы (15 июль) һәм «Йолдыз»ның шул ук елгы 25 июль (567 нче) саннарында басылган. Текст «Күңел җимешләре»ннән (1911) алынган. 

Газетада шигырь исемсез бирелгән һәм ахырда «Г.Тукай. 18 июль. 1910 сәнә» дип күрсәтелгән.  (Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)). 



Комментарий язарга


*