ТАТ РУС ENG

Яз хәбәре

(Русчадан)

Килде Ак диңгезнең артыннан очып бер карлыгач,
Кунды да ул сайрады, сайлап үзенә бер агач:

«Күпме, февраль, каш җыерсаң һәм ачулансаң да син,
Барыбер, — ди, — җитте яз һәм рухына кышның ясин».

Яз җитәдер, файда юктыр, күпме гайрәтләнсә март,
Халкыбыз сүзе буенча, гәрчә март итсә дә «шарт!»

Яуса да карлар, табигать эшли инде үз эшен;
Тиздән иснәрбез кызыл, ал. ак чәчәкләрнең исен.

 

 

 *Ак диңгезнең артыннан — Бу Ак диңгезне Төньяк боз океаны составына керүче төньяк диңгезләре белән бутарга ярамый. Тукай чорында Ак диңгез дип Урта диңгезне атап йөрткәннәр. Урта диңгез артында Африка урнашкан. Димәк, карлыгач, яз җитә башлауга, Африка материгыннан туган якларына очып кайткан.

 

(«Яз хәбәре». —  «Йолдыз»ның 1910 елгы 25 апрель (531 нче) санында, «Русчадан» дип искәртелеп, имзасыз басылган. Текст «Күңел җимешләре»ннән (1911) алынган.

«Йолдыз»да өстән 5 нче юл — «Яз җитәдер, файдасы юк, күпме гайрәтләнсә март», 8 нче юл «Тиздән иснәрмез: кызыл, ал, ак чәчәкләрнең исен!» дип бирелеп, «Күңел җимешләре»нән (1911) үзгәртелгән текст басылган. Тукай бу шигырен XIX гасыр рус шагыйре А.Н.Майковның (1821—1897) «Ласточка примчалась из-за бела моря…» дип башлана торган исемсез шигыре сюжетыннан файдаланып язган.

Ласточка примчалась

Из-за бела моря,

Села и запела:

Как, февраль, ни злися,

Как ты, март, ни хмурься,

Будь хоть снег, хоть дождик —

Все весною пахнет!

 1858

Ясин — Коръәннең 36 нчы сүрәсе. Аны үлем түшәгендәге кешенең баш очыңда укыйлар.

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).  


Комментарий язарга


*