ТАТ РУС ENG

Зур бәшарәт!

(Рәхмәте илаһия гомуми*)
Бәшарәт сезгә, и әһле Петербург!
Шулай ук сезгә дә, әһле Нью-Йорк!
Бәшарәт сезгә дә, и Берлин әһле!
Шулай ук сезгә шатлык, Лондон әһле!
Бәшарәт сезгә дә, карсак японнар!
Бәшарәт сезгә, чиннәр һәм дә финнәр!
Беләмсез, калмыйсыз сез утта мәңге,—
Алыр сезне йолып Муса әфәнде!
*Алла рәхмәте барлык кешегә дә бер.
Бәшарәт — шатлык, сөенеч.
Әһле — халкы.
Чиннәр — кытайлар.

(«Зур бәшарәт!». «Ялт-йолт»ның 1910 елгы 1 нче (15 март) санында «Гөм-берррт» имзасы белән басылган.
Текст «Яшен ташлары»ннан (2) алынган.
1910 елда Муса Бигиевнең «Рәхмәте илаһия гомуми» («Алланың рәхмәте барлык кешегә дә») дигән китабы басылып чыга. Китапта Ходайның рәхмәте киң булуы, мөселманнарның да, мөселман түгелләрнең дә ахирәттә оҗмахка керәчәкләре Коръән аятьләре белән ныгытылып сөйләнә. Китап чыгу белән зыялы катлам арасында шау-шу күтәрелә, татар-мөселман газета һәм журналлары, аеруча «Дин вә мәгыйшәт», «Бәянелхак», айлар буе озын-озын мәкаләләр бастыралар. Тукай бу шигырендә, «зур сөенеч» дип, шул китаптан, аның тирәсендәге шау-шудан көлә. (Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).  

Комментарий язарга


*