ТАТ РУС ENG

Авыл җырлары (бишенче көлтә)


Мәкәрҗәгә баралар тәтәйләрнең ирләре;
Шушы вакыт тәтәйләрнең җөреп калган көннәре.

Таптамагыз, и тәтәйләр, Бакыр бабай бакчасын;
«Уйнаш»тагы яман күздән Ходай үзе сакласын.

Җаңа бистә кызлары чигү чигә акчага;
Бу вахытта шулар җөри Ботански бакчада.

Кушмый ишан капкасы, нарат икән тактасы;
Нарат булмый нәрсә булсын, бар да донос акчасы.

Безнең урам — таш урам, ташу ага басудан;
Сакалына хөрмәт беткәч, милләт сата ачудан.

Бәдәлчеләр-мәккәчеләр җөри Казан шаулатып;
Бер сөяккә унлап эт бар, чәйнәшәләр даулашып.

Ике туры ат җиктердем, берсен сыңгар тәртәгә;
Баш хәерче Морадлары чыкмый ята Мәккәдә.

Шауладык без — «шу–уу!» иттек, кузгалдык без — «ду–уу!» иттек;
Эшсезлектән, эч пошканнан эшсез картка туй иттек.

Камил мәхдүм җырлап җөри борнын түбәнгә салып;
Ала карга кунып сайрый тел очларына басып.

 

 

(«Авыл җырлары (бишенче көлтә)». — «Ялт-йолт»ның 1911 елгы 25 нче (1 август) санында «Шүрәле» имзасы белән басылган. Тукайның үзе исән чакта чыккан җыентыкларында бу тәртиптә бирелмәгән. Текст «Ялт-йолт»тан алынган.
Шигырь вакытлы матбугаттагы тискәре күренешләрне, көнкүреш, мәдәният өлкәсендәге җитешсезлекләрне, бигрәк тә андагы иҗтимагый зарарлы якларны тәнкыйть итүгә багышланган.
Мәкәрҗәгә баралар тәтәйләрнең, ирләре — Мәкәрҗә ярминкәсе Түбән Новгород янәшәсендә, Иделнең сулъяк ярында, Макарьев монастыре янында урнашкан. Исеме татарчалаштырылган. Ул XVI гасыр урталарыннан 1816 елга кадәр ел саен июль-август айларында уздырыла. 1817 елдан Түбән Новгород шәһәренә күчерелә, халык телендә элеккеге исеме саклана. Анда бөтен Россия шәһәрләреннән һәм чит илләрдән килгән сәүдәгәрләр үз товарлары белән сату итәләр. Мәкәрҗә ярминкәсе Октябрьдән соң да берникадәр вакыт эшли һәм 1929 елда бөтенләй туктатыла.
Бакыр бабай бакчасы — Казанда хәзерге Карл Маркс һәм Пушкин урамнары чатындагы бакча, хәзер ул урында Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры. Бу бакчада рус шагыйре Г.Р.Державинга (1743-1816) куелган бакыр һәйкәл булган. Шуңа күрә татарлар бу бакчаны «Бакыр бабай бакчасы» дип йөрткәннәр. Ирләре ярминкәгә киткәч, бай хатыннары шул бакчага күңел ачарга йөргәннәр. Мондый хәлләр Г.Камалның «Уйнаш» комедиясендә чагылыш тапкан. Тукайның «Уйнаш»тагы яман күз» дигәне шуңа ишарә.
Ботански бакча — Казанда Кабан күле буена урнашкан (хәзер Һади Такташ урамында) Ботаника бакчасы (Ботанический сад).
Кушмый ишан — Ишмөхәммәт Динмөхәммәтев («Кайда? Кем?» шигыренә бирелгән искәрмәне карарга мөмкин).
«Сакалына хөрмәт беткәч, милләт сата ачудан», — дип, Тукай Ишми ишанның татар халкы арасындагы алдынгы карашлы кешеләр өстеннән донослар ясавына ишарә итә.
Бәдәлчеләр-мәккәчеләр — татар байларыннан кайберләре, хаҗ кылырга Мәккә шәһәренә үзләре бара алмасалар, акча биреп, үзләре өчен башка берәүне җибәргәннәр. Бу акчаны «бәдәл» дип, Мәккәгә кеше өчен барып хаҗ кылучыны «бәдәлче» дип атаганнар.
Баш хәерче Морадлары — Морад-Мораделмәкки дигән кеше — шул бәдәлчеләрнең иң шомарганнарыннан берсе.
Эшсез картка туй иттек — 1910 елда Мөхәммәдьяр Солтановның мөфти булып торуына 25 ел тулуны билгеләп үтелә. Монда шуңа ишарә.
Камил мәхдүм — К.Мотыйгый (1883-1941), җырчы буларак, үз репертуарына карата талымсызлыгына ишарә.
Соңыннан Тукай шушы биш көлтәне берләштереп, кайберләрең төшереп, яңаларын өстәп һәм редакцияләп, «Яшен ташлары» (1) исемле җыентыгында «Авыл җырлары» исеме белән бастырып чыгара. Бу вариант түбәндә китерелә:

Авыл җырлары
Алтын йөзек фирисә, арасыннан җил исә;
Татар бае хаҗга киткән, шартлый мәллә югыйсә?

Җанкай-җанаш, пумала баш, чыкма урамга җаланбаш;
Җөрмә, шәкерт, кәләпүшсез, урыс булдың, ярамас.

Башыңдагы чабатаңның сиксән сигез серкәсе;
Бу дөньяда шөһрәт алды Бәдигъ мәзин күркәсе.

Безнең Казанның кызлары киенмәсә дә матур;
Татар башы чокыр-чакыр, себермәсәң дә такыр.

Актыр пәке саплары, күктер пәке саплары;
Алтмыш биштә, җитмеш биштә кызның матур чаклары.

Үсә, пешә, тәмле була алмагачның алмасы;
Сузсаң, Мәскәүгә җитәрлек ишаннарның чалмасы.

Атланмайны бик җаратам: әнкәй атлый шул аны;
Татар хатыны азмыйдыр: чапан саклый шул аны.

Уйсу җиргә су җыела, шунда казлар коена;
Унөч яшьлек кызга тисәң, хаҗның әҗре җуела.

Алтын балдак бармакта, әйләнәдер салмакка;
Ончы хаҗи хәлен сөйлим, — әйдә барыйк аулакка.

Кушмый ишан капкасы, нарат икән тактасы;
Нарат булмый нәрсә булсын, бар да донос акчасы.

Безнең урам — таш урам, ташу ага басудан;
Сакалына хөрмәт беткәч, милләт сата ачудан.

«Ай туган»да тусаңчы, айдай нурлы булсаңчы;
Яшьләр йөзен кызартканчы, «каралганчы» үлсәңче!

Бер ишан хәзрәт симерттем, күркә, тавык ашатып;
Сагынсам, корсагын карыйм, чүмәләгә охшатып.

Ала карганың баласы әрсезләнә — тук була;
Һинди мәдрәсә салганда, Рәшит — мәчет Токиода.

Җомры тояк тайларда, матур кызлар байларда;
«Әхбар» тәэмин иткән байлар җөри икән кайларда?

Безнең урам аркылы ага суның салкыны;
Тарта Казанның яшьләрен Рәмиевләр алтыны.

Ак Иделнең аръягында атлар йөри чабында;
«Чүкеч» сабын кимреп җылый «Яшен» суккан чагында.

Хәтфә калфак киштәдә, эшләнүе бистәдә;
Морад кебек теләнчене күралмассың төштә дә.

Җөгрәлмәдем, җитәлмәдем, тоталмадым үрдәкне;
Иран халкы онытмыйдыр шаһтан күргән «хөрмәт»не.

Җанкәй, сачең бер көлтә, җиккән атны өркетә;
Баязитов «Нур» гәзитен ничек язып өлгертә?

Каф тавы артында үсә самарау кош баласы;
Һинди Минһаҗ шул җирләрдә дарелфөнүн саласы.

Эскерипкәм тарый-тарый, тарый булса да ярый;
Мөштәриләр юк, ди, — инде игълан булса да ярый.

Мөлхимәләр балдагы төрек халкын алдады;
Алдаласа алдаласын, үкенечкә калмады.

Мендем тауга, тоттым карга, саескан түгел, чәүкә;
Җыен җегет арасында нишләп йөри ирдәүкә?

Сәгатьләр келт-келт итәдер, төн уртасы җитәдер;
Йокласа да курка, мескин, — исрек ирен көтәдер.

Арыслан киек сикермәс, каршысында тау булса;
Байбәтчәгә нәрсә кайгы — «шамшамиткә» сау булса.

(Озын көйгә дә бер жыру)

— Алма аша, җаный, ай, алма аша.
— Алма ашасам, тешем камаша.
Казан бае, махсус номер алып,
Наташалар белән маташа.

Тукайның «Авыл җырлары»на ияреп, охшатып, байтак авторлар тарафыннан күп җырлар языла. Алар «Ялт-йолт»та да, бүтән көлке журналларда да, газета битләрендә дә очрый. «Акмулла» (Троицк, 1911-1916) журналының, мәсәлән, 1915 елгы 48, 49 нчы саннарында «Җырчы» псевдонимы белән басылган «Авыл җырлары»на турыдан-туры «Тукайга тәкълид» дип куелган һ.б.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)). 


Комментарий язарга


*