ТАТ РУС ENG

Борын

 
(Русчадан)
Электә бер кешедә бар иде киң бит, зур ындырдай,
Аның нәкъ уртасында бер борын һәм зур чөгендердәй.
Тәкәббер бу борын, китми исе һич башка мәхлукка;
Олугълыкны сөя торган, чөя торган үзен күккә.
Борын тәхкыйрь итә торган иде бигрәк аякларны,
Диеп: «Сез бик түбән җирдә, ерасыз былчыракларны».
Борынның сахибе бер көн чыга яңгырлы көн юлга,
Каядыр ул бара, һич тә борылмый уңга һәм сулга.
Егылды ул кисәктән, чөнки баткактан аяк тайды,—
Тәкәббер зур борын бик шәп кенә баткакка капланды!
Тәхкыйрь итү — кимсетү, хурлау.
Сахиб — хуҗа.
(«Борын». — «Ялт-йолт»ның 1911 елгы 20 нче (1 гыйнвар) санында «Шүрәле» имзасы белән «Русчадан» дип басылган. Текст «Яшен ташлары»ннан (2) алынган.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).  


Комментарий язарга


*