Тукай дөньясы

*** («И төрек, иң әүвәл үк...»)

Габдулла Тукай (1911)

* * *

И төрек, иң әүвәл үк әйтим сиңа: борның кылыч;
Гыйльмилә хикмәт базарында синең урның кылыч.



Гыйльмилә хикмәт (гыйлем илә хикмәт) – гыйлем белән сүз сөйләү осталыгы.
(*** («И төрек, иң әүвәл үк әйтим сиңа: борның кылыч...»). — «Ялт-йолт»ның 1911 елгы 21нче (20 апрель) санының тышлыгында рәсем асты рәвешендә имзасыз басылган. Текст «Ялт-йолт»тан алынган.
Журналның шул саны тышлыгының беренче битендә борын бик озын кылыч булып салынып төшкән, башына фәс кигән бер төрек сурәте бирелгән һәм бер ягына «Тасвире әфкяр* мөхәррире» дип язылган. (*«Тасвире әфкяр» («Фикерләр тасвиры») – Истанбулда 1862 елдан башлап Ибраһим Шинаси (1826-1871) чыгарган прогрессив төрек газетасы. Шинаси вафат булганнан соң аны Нәмикъ Камал (1840-1888) дәвам иттерә).
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)). 

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз