ТАТ РУС ENG

Кушмый ишәк җырлый

Кашың кара — кәкере, буең зифа — бөкере;
Кайдан чыгып бәла булды җәдит каһәр төшкере?
Алмагачта алма сирәк, җыеп ашарга кирәк;
Җәдитләрнең башлыкларын җыеп асарга кирәк.
Бакча эчендә пар каен, яра яфрак ел саен;
Кочак-кочак доносларны яудырамын көн саен.
Йөгреп кердем бакчага, бастым бакыр акчага;
Әптрәхмәнем бар чагында аптырамам акчага.
Кабан күле өстендә байлар аты юргалый;
Ишан булып йөргән чакта, шундый хәлләр булгалый.
Хай михайлыйм хайларга, без керештек байларга;
Мөселманнарны сатамыз чәчле абзыйкайларга!
(«Кушмый ишәк җырлый». — «Ялт-йолт»ның 1911 елгы 20 нче (1 гыйнвар) санында «Түнтәреф» кушаматы-псевдонимы белән басылган. Бу псевдоним журналда, гомумән, татар вакытлы матбугатында бүтән очрамый. Шигырь беренче тапкыр икенче Дүрттомлыкның 2 нче томына (1976) кертелгән. Текст «Ялт-йолт»тан алынган.
Тукай бу шигырен үзенең биш «көлтә»дән торган сатирик «Авыл җырлары» тибында язган («Авыл җырларымның Беренче, Икенче «көлтә»ләрен шушы басманың 1 нче томыннан, Өченче, Дүртенче, Бишенче «көлтә»ләрен шушы томнан карагыз). «Авыл җырлары»нда һәр строфа бер шәхескә багышланган булса, бу җыр бөтене белән Вятка губернасы Малмыж өязе Түнтәр авылы кешесе, кадимчелек вәкиле Ишми ишан Ишмөхәммәд Динмөхәммәтен («Кайда? Кем?» шигыренә бирелгән искәрмәне карарга мөмкин) турында. Тукай Ишми ишанның (Кушмый ишәкнең) хәл-теләкләрен үзеннән сөйләтә. Шуның өчен дә имзаны аның исеменнән «Түнтәреф» дип куя.
Әптрәхмәнем... — Габдрахман Ишморатов («Кушмый ишан хилкасендә…» шигыренә бирелгән искәрмәне карарга мөмкин).
Чәчле абзыкайларга! — патша чиновниклары, поплар күздә тотыла.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).  

Комментарий язарга


*