ТАТ РУС ENG

Поезд барган көйгә


«Дөмберр» карчык йортына*
Тәрәзәсенә кыйна,
Нишләп иртә йоклаган,
Торсын әле Фатыйма!

Кичә эчтек партебин,
Берләп түгел, алтыдин;
Нинди йоклау ул әле
Пирбуенчы яртыдин!

Зәйни берлән Шәйхетдин
Килеп керде ишекдин;
Кыска буйлы Фатыйма
Торды гүя бишекдин.

— Исәнмесез, кунаклар! —
– Сез дә саумы, аппаклар!
Әйдә, дустлар, эчәбез,
Әле безнең яшь чаклар.

Эчә дуслар чәкәшеп,
Күзне-күзгә текәшеп;
Эчкән була карчык та, —
Үзе беткән бетәшеп.

Фатыйманың кыз чагы —
Һавадагы кош чагы —
Хәрап булган бу өйдә,
Суына төшкән кочагы.

Шулай да ул типтерә,
Бетәсен сизеп тора;
Җылыйсы күз яшьләрен
Күз эчендә киптерә.

«Дөмберр» күрә — җыласа,
Ачулана ул нәрсә:
— Ашарыңа бар ич, — ди, —
Тагын җитми ни–нәрсә?

Мескин безнең Фатыйма
Кече яшьтән ятимә;
Шуңар күрә төшкән ул
Сатлык кызлар рәтинә.

Һәр төн шул эш бу йортта,
Исрек татар фарситта;
Ниләр, ниләр булганын
Саный алмый бер чорт та.

Сез әйтәсез: «Дөмберр» ни?
Аңлый алмыйбыз берни, —
Шундый карчык ул, аңар
Себерең ни, Сембер ни!

Яшь бер кызны ала ул,
Булган була ана ул;
Үсеп буйга җиткергәч,
Башын утка сала ул.

— Ник исме «Дөмберр»? — дисез, —
Бик ят исемдер, — дисез;
Язган абзаң белә шул,
Сез бернәрсә белмисез.

Гомре үткән дөмбердәп,
Аккан су күк гөлдердәп;
Ах, дүдәк-дүдәк-дүдәк,
Басма өстендә балүрдәк**;
Господа, станция Дюдякъ!

 

*«Фәхешханә» мәгънәсендә.
Партебин — портвейн.
Пирбуенчы — беренче.
**Җырлаганда «бала үрдәк» дип аерып әйтмичә, ике сүзне кушып җибәрәләр (Г.Тукай искәрмәсе).    
Фарситта — форсить итеп (типтереп) йөрү.

(«Поезд барган көйгә». — «Ялт-йолт»ның 1911 елгы 28 нче (12 октябрь) санында «Шүрәле» имзасы белән басылган. Текст «Ялт-йолт»тан алынган. (Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)). 


Комментарий язарга


*