ТАТ РУС ENG

Авыл халкына ни җитми


Казенный булса да, зур урманы, чыршы, нараты бар;
Казенный булса да гәрчә, эчим дисә — аракы бар.

Җитәр төсле түгелдер, ничек хәмдитсә Алланы:
Хисапсыз әйләгән ихсан иманны һәм имананы.



Хәмдитсә (хәмед итсә) — мактаса.
Ихсан — Алла.
Иман — дингә ышану.
Имана — салым, налог.

(«Авыл халкына ни җитми».Октябрьдән соң, Тукай
кулъязмалары арасыннан табылып, басыла башлаган. Беренче тапкыр «Гажур»
басмасына (1926) кертелгән. Текст шуннан алынган.

Ф.Бурнаш: «Бу шигырь
кулъязмада бар иде», — дип искә ала. Ләкин кулъязмасы бүгенге көндә
сакланмаган.

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).  


 

Комментарий язарга


*