ТАТ РУС ENG

Авыл мәдрәсәсе


Мәдрәсә дип нәрсәдер асрый агайлар җилкәсе,
Нәкъ эче азган мөрид, мәҗнүн ишаннар хилкасе.

Чәйниләр монда җирәнгеч әллә нинди мөһмәлят,  
Яшь гомерләр мөһмәлят чәйнәп була  монда һәлак.

Кайсысы «кәптеркү» ди, һәм кайсысы «каптырку» ди;
Чорт ява знат, нәрсә ди, «сентерсү» ди, «саттырсу» ди!

Кыш көне шул мөһмәлятне ач төя төсле күшәп,
Яз көне туктый күшәүдән һәр күсәк угълы күсәк.

Алларында шунда да «Коръән» була һәм «Әфтияк»,
Буш түгел букча — китергәннәр аны көчләп төяп.

Кул керенә былчыраткач «Һәфтияк»нең һәр битен,
Уртасыннан капкалап, тәмләп кимергәннәр читен.

Астына мендәр өйгән — күрдем түрендә хәлфәсен,
Ул кырын салган начар, очлы вә кыршылган фәсен.

Килбәте булгач кабахәт, уйладым: иблистер ул;
Бу сасы ис, кем белә, шуннан чәчелгән истер ул.

Мөрит — ишанга ияргән кеше.  
Мәҗнүн — юләр.
Хилка — түгәрәкләнеп утыру.
Мөһмәлят — буш, мәгънәсез сүзләр.

(«Авыл мәдрәсәсе».«Ялт-йолт»ның 1912 елгы 35 нче (11 март)
санында «Казанга кайтыш» исемле мәкалә эчендә басылган. Текст эчендә Г.Тукай
үзе «Бәет» дип куйган, аннары, ахыргы дүрт юл өстәлеп, «Җан азыклары»на (1912)
«Авыл мәдрәсәсе» исеме белән мөстәкыйль шигырь итеп урнаштырылган.

Әфтияк — дөресе — Һәфтияк, Коръәннең
җидедән бер өлеше.

«Ялт-йолт»тагы «Кыш буе шул мөһмәлятне…»,
«Җан азыклары»нда «Кыш көне шул мөһмәлятне…», «Ялт-йолт»тагы «Яз көне туктый
укудан һәр күсәк угълы күсәк…», «Җан азыклары»нда «Яз көне туктый
күшәүдән…» дип үзгәртелгән. Текст «Җан азыклары»ннан алынган.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)). 



Комментарий язарга


*