ТАТ РУС ENG

Бала оҗмахта


Мин хәзер оҗмах түрендә — бер матур хур иркәли;
Мин җуанмыймын, җылыймын, син түгелсең, дим, әни!

Ай төсендә нурлы гыйльманнар миңа ташлый тәти,
Егьлыймын, алмыйм аларны, сез түгелсез, дим, әти!

 

(«Бала оҗмахта». — «Җан азыклары»нда (1912) басылган. Текст
шуннан алынган. Тукай бу шигыренә: «Үземә таныш бер кешенең
күңелемә якын бер баласы үлгәч, мәрхүм баланың кабер ташына нәкыш итәргә, дип
язган идем «Гъ.Т.», — дигән искәрмәне биргән.

Хур — ислам динендә җәннәткә керүчеләргә
вәгъдә ителгән бик матур кыз. 

Гыйльманнар — ислам динендә җәннәттә хезмәтче егетләр.

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).  



 

Комментарий язарга


*