ТАТ РУС ENG

Балканда


Курыкмыймын, селкенми хәтта фәс чугым;
Мә, кирәксә, дүртеңә дүрт йозрыгым!

 

(«Балканда». — «Ялт-йолт»ның 1912 елгы 44 нче (13 октябрь)
санында рәсем-карикатура асты итеп имзасыз басылган. Рәсемдә биек таш стена,
аның бер ягында йодрыкланган дүрт куллы төрек, икенче якта мылтык тоткан
солдатлар аңа аталар. Текст «Ялт-йолт»тан алынган.

Бу икеюллык Төркия белән Балкан дәүләтләре
арасындагы сугыш мөнәсәбәте белән язылган.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.))


 

Комментарий язарга


*