ТАТ РУС ENG

Бәрәңге вә гыйлем


И бәрәңге! Безгә килдең син ерак Амрикадан*;
Мәгърифәт! Син безгә килдең мондарак — Яурупадан.

И бәрәңге! Син күрендең әүвәле күрнешкә чит;
Шаулады, күргәч сине, барлык мужик: ул дип «җәдид!»

Ул бәрәңгене китергән дип бу җиргә дәһриләр
Һәм эчендә ул бәрәңгенең, имеш, дип зәһре бар.

И бәрәңге, күп әзаларга синең сабрың беләм,
Ташлады йолкып мужик халкы төбең-тамрың белән.

Ул бәрәңгене ашаучыны ора дип Алласы,
Син аталдың ул заман: «кяфер вә шәйтан алмасы!»

И бәрәңге! Инде шатлан, кичте баштан ул чагың;
Син, җиңеп, иттең мәкян инде мужикның корсагын.

Син кикертсәң, ул хәзер: «Әлхәмделилла!» — дип куя;
«Күп шөкер, — ди, — бу җимешне бирде Мәүла!» — дип куя.

Син, алып үрнәк сабырлы бу бәрәңгедән, гыйлем!
Аз гына нурландыра башла мужикларның миен!
 


*Мәгълүмдер ки, бәрәңге моннан йөз еллар элек Русиядә булмаган. Соңрак Амрикадан китерелгән, һәр яңалыктан курыккан авыл халкы, бәрәңгедән дә куркып, аны ашамаганнар вә «шәйтан алмасы» дип  атаганнар (Г.Тукай искәрмәсе).
Дәһри — динсез.
Зәһре (зәһәре) — агуы.
Әза — җәбер.
Мәкян — урын.
Мәүла — Алла.

(«Бәрәңге вә гыйлем». — «Җан азык лары »нда
(1912) басылган. Текст шуннан алынган.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).  


 

Комментарий язарга


*