ТАТ РУС ENG

*** («Читтәге бик күп өяздә…»)

***

Читтәге бик күп өяздә, күр, авыллар яктыра,
Пар, тату йолдыз кеби, школ белән мәктәп тора.

Бу ике дуст, берсенә чөнки аларның берсе тиң,
Бертигез тәгълимнәре дә: берсе — дөнья, берсе — дин.

Ва әсәф! Ачлык вә коллыктан бүтән һич бездә юк.
Шул гаҗәп: ник бу егерменче гасырда – (йөз дә) юк!

Тягълим — өйрәтү, укыту 
Вә әсәф — Ни үкенеч!

(*** («Читтәге бик күп өяздә…»)».«Ялт-йолт»ның 1912 елгы 35 нче (11 март)
санында «Казанга кайтыш» исемле мәкалә эчендә басылган. Өчтомлыкның 2 нче
томына (1930) «Мәктәп һәм школа» исеме белән кертелгән. Шигырь Икетомлыкның 1
нче томында да (1943), беренче Дүрттомлыкның 2 нче томында да (1955) искәрмәдә
«Авыл мәдрәсәсе» шигыренең «Ялт-йолт»та басылган вариантының соңгы өлеше дип
ялгыш тәкъдим ителә. Болар — бер-берсенә бәйләнешле икесе ике әсәр. Текст «Ялт-йолт»тан алынган.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).   


Комментарий язарга


*