ТАТ РУС ENG

Дин вә гавам


Дин хәзер — иске, аварга торгучы чергән дивар,
Аз гына, уйнап кына бармак белән төртсәң — авар.

Билгеле, һәрбер агачлар да корырга башлыйлар,
Былбыл урнына оя тоткач башында каргалар!

 

*


Ник агай мәсҗед эчендә юкка ирнен селкетә? —
«Пыш-пыш»ыннан күршесе белсә укый дип, шул җитә.

«Кем ятар да, кем торыр?» — дип йөртә ул тонган күзен,—
Бер тыныш та белми бит күңленнән ул Коръән сүзен!

Син киләсең бит, агай, тик монда килгәнгә атаң?
Ул да син килгәнгә килгән — тышта калдырган катаң!

 

*


Әйтче, зинһар, нишлисең мәсҗедтә соң син, сәүдәгәр?
Сау торамсың, бу арада бик кызумы сәүдәләр?

Соң ничек үтте базарлар, һәм тире күп кердеме?  
Бу намазыңны әле соң хаҗи абзаң күрдеме?

Күрсә, ул мактар сине, «Һәйбәт кеше Әхмәт», – диер;
«Тәүфигындә, истикамәттә, менә рәхмәт!» — диер.

 

*

Пурки! пурки! нәрсәгә мәсҗетдә син тыңкышланып
Сайрыйсың, Коръән ватасың, тук сыер күк мышнанып?

Җомгадан соң кемдә аш барны сизә ак тешләрең?
Соң теге көнге хәмелдән күп «хосул»мы эшләдең?



Гавам — халык.
Истикамәт — турылык, намуслылык.
Пурки — шәкертләрне мыскыллау сүзе.
Хәмел — мәетне зиратка күтәреп илтү.
Хосул — төшем (акча).

(«Дин вә гавам». — «Җан азык лары »нда
(1912) басылган. Текст шуннан алынган. Тукайның дингә мөнәсәбәте
бер яклы гына түгел. Билгеле булганча, ул Алланың берлеген һәм барлыгын таный. Садренә,
ягъни күңеленә Иман берлә Коръән урнашкан. Әмма ул үз заманының алдынгы фикер
иясе буларак искелекне, динне кәсепкә әйләндерүне, наданлыкны, бозыклыкны
аяусыз тәнкыйть итә. Диннең дәрәҗәсен төшерә торган күренешләрнең кайберсен
шушы шигырендә ачып сала.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)). 


Комментарий язарга


*