ТАТ РУС ENG

Хөрмәтле Хөсәен ядкяре


Көч белән бергә гүзәллекне җыйган диңгез кеби,
Ул иде өстен вә кул җитмәс кеше, йолдыз кеби.

Әүлияларның барын бер-бер китерсәм каршыма,
Күрмәмен дип уйлыймын бер якты йөз ул йөз кеби.

Көчле, көчсез, ярлы, бай булды һаман да бер аңар;
Һәр карашта ул иде чын «керпегеннән гөл тамар».

Үтте тормыш пычрагын гәүһәр кеби вөҗдан белән;
Аз гына кер кунганын да кай җиреннән кем табар?

Ул көрәште һәм явыз эшкә җәза бирде көлеп,
Үткен акълы шул көрәшкә пакь көмештән юл булып.

Ул көрәште, язда елмайган кояш төсле бәләнд:
Карны-бозны ул ничек эртә көлеп һәм нур коеп.

Күрмәде гами, табигый, буш куыклар атмагач,
Һәм кәмиттә бер батыр да җирдә егълып ятмагач.

Бармыни бездә, гомумән, чын кеше кадрен белү?!
Без аны кайдан белик, мескин үлеп аңлатмагач?!

 

 

(«Хөрмәтле Хөсәен ядкяре».«Йолдыз»ның 1912 елгы 10 апрель (817 нче) һәм
«Ялт-йолт»ның шул ук елгы 37 нче (15 апрель) санында «Г.Тукаев» имзасы белән
басылган. «Ялт-йолт»та «1912 сәнә, 7 апрель» дип куелган. Текст «Җан азыклары»ннан (1912) алынган.

Шигырь инкыйлабый хәрәкәт эшлеклесе,
публицист, Тукайның якын дусты Хөсәен Ямашев (1882-1912, 13 март) үлү
мөнәсәбәте белән язылган. Тукай монда халкы һәм туган Ватанына тугрылыклы
хезмәт итеп, шул юлда җанын фида кылган якты шәхес образын тудыра, аның татар
халкына, милләтенә багышлаган эшчәнлегенә соклана.

«Ялт-йолт»ның шул ук елгы 39 нчы (1 июнь)
санында түбәндәге төзәтү урнаштырылган:

«Яңлыш уйланмасын.

Мәгълүмдер ки, 37 нче номер «Ялт-йолт»тагы
«Хөрмәтле Хөсәен ядкяре» сәрләүхәле шигырь мәзкүр журналга басылудан мөкаддәм
«Йолдыз» гәзитәсендә дәрҗ ителгән иде.

Шул вакыт «Йолдыз» идарәсе шигырьдәге
«әүлиялар» дигән сүзгә махсус галәмәт куеп, гөзитәнең итәгенә: «Дустлар»
мәгънәсендә аңларга тиеш», — дигән бер шәрех төшерде. Шигыремнең кичекмиерәк
басылуы матлуб булганга, «шәрех»не гәзитә басылыр чакта күргән булсам да,
идарәчә «әһәмиятле» шәрехне төшертә аямаячагымны белеп, шул көе табгы иттердем.
Менә шул шигырьне «Ялт-йолт» журналы да, «Йолдыз»дан кисеп алып, гайнән үзенә
күчергән. Күчергән, ләкин баягы кирәкмәгән шәрехне төшереп калдырырга
хәтереннән чыккан. Шунлыктан мин ушбу сәтырлар белән игълан итәргә мәҗбүриен
ки, шигыремдәге «әүлиялар» сүзе үзенең чын дөрес мәгънәсе белән «изгеләр»
мәгънәсендә генә аңланырга тиеш.

Теге «шәрех»нең без «Ялт-йолт»ка чит
идарәдән җиһаз күчергәндә ияреп килгән үрмәкүч оясы дип кенә каралуын барча
укучыларымыздан риҗа вәмтәмәнни идәрем.

Габдулла Тукаев

26 апрель, 1912. Петербург».

Сәрләүхәле — исемле.

Мәзкүр — әлеге.

Мөкаддәм — элек.

Дәрҗ ителгән — басылган.

Матлуб — тиеш, кирәк.

Табгы иттердем — бастырдым.

Гайнән — нәкъ тундагыча.

Сәтырлар — шигырь юлы.

«Шәрех»нең — «искәрмә»нең.

Риҗа вә тәмәнни идәрем — үтенеп сорыйм.

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)). 



 

 

Комментарий язарга


*