ТАТ РУС ENG

*** («Җырласаң да, җегет…»)

***

 

Җырласаң да, җегет, ачы җырлар

Уяу җаткан кызлар җокласын;

Тәрәзәләр ачтым, гөлләр сачтым,

Асыл кошлар килеп чүпләсен.

 

 

(*** («Җырласаң да, җегет, ачы җырла…»). — «Ялт-йолт»ның 1912 елгы 35 нче (11 март)
санында «Казанга кайтыш» исемле мәкалә эчендә басылган. Аерым шигырь буларак
беренче тапкыр Икетомлыкның 1 нче томына (1943) «Җыр» исеме белән кертелгән. Текст «Ялт-йолт»тан алынган.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).  


 

Комментарий язарга


*