ТАТ РУС ENG

Картлар


Шаулый-шаулый уйныйбыз без кайчагында картаны,
Без отабыз, оттырабыз — «тем»мы шунда, «банка»мы.

Кем көлә, кем кычкыра, һичбер өзексез шау да шау;
Бу хозурдан онтыла кайчак эчү берлән ашау.

Акчалар уйнарга дәртне кузгатадыр шалтырап,
Күзне кыздыргыч көмеш, алтын ятадыр ялтырап.

Уйнасын шул бәндә, кемнең акчасы бар, вакъты бар;
Әйдә оттырсын бәхетсез, отсын әйдә — бәхте бар.

Тик нигә китми уеннан акчасы беткән кеше?
Акчасы юк, бәс, бу мәҗлестә аның беткән эше.

Китмәве җитми әле — ул уйнаганнарны тыя:
«Иттем инде тәҗрибә, уйнау начар эш!» — дип куя.

 

 *


Нәкъ шулайдыр карт кеше дә, бетсә хәле, әлсерәп,
Аркасы чыкса вә торса ак сакалы сәлперәп;

Ах да ух! дип, көчкә-көчкә өстерәлсә бөкрәеп,
Күзләренең дә нуры бетсә вә калса чекрәеп, —

Баш бөгәргә өнди башлый инде ул яшьләрне дә,
Һәм сөюдән мәнгъ итә башлый кара кашларны да.

Бозмасын мәҗлес хозурын акчасы беткән кеше,
Измәсен яшьләрне дә күптән яше үткән кеше!

 

Мәнгъ итү — тыю, рөхсәт куймау.

(«Картлар». — «Җан азыклары»нда (1912) басылган. Текст
шуннан алынган.

Шигырь 2 кисәктән тора: берсендә шау-шулы
карта уены, икенчесендә — чагыштырмача конкрет яшәешкә хас күренеш тасвирлана.
Соңыннан гомумиләштерүче икеюллык китерелә.

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)). 


Комментарий язарга


*