ТАТ РУС ENG

Казан мулласы һәм булачак депутат


— Райта, райта, райта, райта, райтарам!
Шул көйгә бассаң, указың кайтарам.

— Яхшы, рәхмәт, мин басам, сүзсез басам;
Яхшы хәтта шатлыгымнан очмасам.

— Тимта, тимта, тимта, тимта, тимтатам!
Очсана, мин җөббә чабуыңнан тотам.

Әйдә, хәзрәт, ач канатың, юлда бул;
Мин вәкилмен, син указлы мулла бул.

Син яңа булсаң да, хәзрәт, искесең,
Син җәдит, ләкин ишансың, изгесең.

Ни гаҗәп, бирсә сиңа Тәңре канат,
Ярлыга биргән кеби ул җиккән ат.

Бу икәү очты Петербурга таба,
Каргалар күктә сәламли: «Мәрхабә!..»

Очтылар хәзрәт, вәкил — күп очтылар,
Тик, тәәссеф, җиргә егълып төштеләр.

Мәрхабә — «Хуш киләсез!»
Тәәссеф — үкенеч.

(«Казан мулласы һәм булачак депутат». — «Ялт-йолт»ның 1912 елгы 45 нче (5 ноябрь)
санында рәсем асты итеп, «Шүрәле» имзасы белән басылган. Өчкә бүленгән бу
рәсемдә мулланың булачак депутат кураена биюе, «депутат»ның мулла җөббәсе
чабуына тотынып, икесенең дә Петербургка очулары һәм Петербург өстендә җиргә
егылып төшүләре сурәтләнгән. Тукайның үзе исән чагында чыккан җыентыкларында
юк. Беренче тапкыр Өчтомлыкның 2 нче томына (1930) кертелгән. Текст «Ялт-йолт»тан алынган.

Бу сатирик шигырь Казан байлары һәм
муллалары тарафыннан IV Дәүләт Думасына депутатлыкка күрсәтелгән юрист һәм
журналист Шәехгаттар Иманаевның (1875 — ?) актык минутта сайланмый калуы уңае
белән язылган.

Казан мулласы – Галимҗан Баруди (1857-1921),
дин һәм җәмәгать эшлеклесе, Ш.Иманаевны сайлату өчен оештырылган кампаниянең
башында торган. Ишмөхәммәт мулла һ.б. карагруһларның әләге белән указы алынып,
1907 елда Г.Баруди сөргенгә җибәрелә. Аннан кайткач, указын кире кайтару өчен
төрле юллар эзли. IV Думага сайлауларга әзерлек вакытында Казан сәүдәгәре,
«Бәянелхак» газетасының редакторы Мөхәммәтҗан Сәйдәшевнең кияве, юрист
Ш.Иманаевны депутат итеп үткәрергә тырышуы да указын кайтаруда аларның
булышлыгына исәп тотуыннан була. Тукай монда шуңа ишарәли.

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.))


 

Комментарий язарга


*