ТАТ РУС ENG

Казан вә Кабан арты


                     1


Кай заманда, кайсы телдә булса да мәзкүр Казан,
Искә керми калмый һич тә шундагы бер күл — Кабан.

Бу шәһәрне һәм бу күлне җырлыйдыр милләт теле
Бик яратып, әллә инде иске шөһрәт аркылы.

Ул шәһәр — гади шәһәр, алтын-көмеш, гәүһәр түгел;
Күл дә тик бер күл генә, әлбәттә ул кәүсәр түгел.

Нечкәләп баксаң, бу күлнең бар бугай шигърияте,
Бар кеби милләт хыялында аның сиррияте.

Бервакытлар мин, сузып анда Кисекбашның җебен,
Бер төшеп мендем — бөтенләй тикшереп бактым төбен.

Чыкканым юк тик әле никтер бу күлнең артына,—
Әллә мин ялкауланаммы? Әллә күңелем тартына?

Тик сөйли күргән кеше анда гараибләр күбен,
Тәңре кылган, ди, гаҗәп  бу күлнең артын һәм төбен.

                    2

Бар имеш, ди, ул күл артында убырның карчыгы,
Йортлы-җирле, ди, үзе; акча тулы, ди, янчыгы.

Ул күл артында адашса кичкә калган кыз бала,
Ихтыярсыз, ди, әбинең йортына ул күз сала.

Ул әбинең балкыган тышка уты бик якты, ди;
Һәм ул ут чиксез матур: күкле, кызыллы, аклы, ди.

Кич белән карчыкка шундый күп адашкан кыз кереп,
Чыкмыйлар, ди, юк булалар, ди, тәмам боз күк эреп.

Бер-ике кичне тарыйлар, ди, алар карчык сачын
Һәм кашыйлар, ди, уалар, ди, аягын, аркасын.

Чәч тарарга бер печәнлектән алынган тырма, ди,
Аркасын массаж өчен бер ат җигелгән арба, ди.

Ул ята, ди; шунда гармун уйный, ди, гармунчылар;
Ул кырын салган кәпәчләр уйный, ди, бик моң, чибәр.

Гайфи абзый! Кайда күрдең? Син аларны мактадың:
Күрмисең тиз уйнаса хәтта, дидең, бармакларын!  

                    3 
       

                                                                                                 
Баш таралгач, башлый, ди, ул инде, мәлгунь касдына:
Хәбситә, ди, барча кызларны идәннең астына.

Ул ябып мәзлумаләрне мисле былбыл һәм тавык,
Ташлый, ди, кызлар симерсеннәр дип, анда чикләвек.

Шунда ук, кызлар симергәч, ул яга, ди, бер кичен   
Бар тәмугдан, бар җәһәннәмнән дә киң һәм зур мичен.

Шул вакыт бер кыз ала, ди, ул чәченнән өстерәп,
Бер кулында, ди, аның дөнья кадәрле зур көрәк.

Әйтә, ди, ул: «Бу көрәккә син утыр, куштан кызым!»
Ташлый, ди, мичкә, утыргач, бер дә чытмастан йөзен.

Ул өй алдында хисапсыз, ди, имеш, кыз түшкәсе,
Мөслимә, ди, барчасы, юк бер генә Катюшкәсе.

Бер чөйдә торса Рабига, Гайшә, Мәрьям түшкәсе,
Шунда, ди, бергүк эленгән дуңгызы һәм чучкасы.

Шунда кыткылдый әтәч, мыркылдый шунда дуңгызы;
Шундый хурлыкта, хәкарәттә мәхәббәт йолдызы.

 

Булса да мәзкүр — искә алынса да.
Сиррияте — серле   ягы.
Гараибләр — ишетелмәгән, гаҗәп нәрсәләр.
Касдына — теләген үтәүгә. 
Хәбситә (хәбес итә) — ябып куя.
Мисле   былбыл — сандугач кебек.
Мөслимә — мөселман кызы.
Катюшка — рус кызы.
Хәкарәттә — рәнҗетелүдә, түбәнлектә.

(«Казан вә Кабан арты». – «Җан азыклары»нда (1912)
басылган. Текст шуннан алынган. Шигырьдә татар әкиятләре
сюжетына охшатып, Октябрьгә кадәрге Кабан артындагы фәхешханәләр, пычраклыклар
фаш ителә.

Кәүсәр — ислам динендә
оҗмахтагы татлы сулы елгаларның берсе.

Кисекбашның җебен… —
монда Тукай үзенең «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасына ишарәли: анда
Карәхмәт алты мең колачлы бауның бер башын Кисекбашның теленә, икенче башын
үзенең биленә бәйләп, Кабан күле төбенә — Дию катына төшә. Ул чорда «җеп» дип
бау, арканны да атаганнар.

«Җан азыклары» (1912) китабының
33 нче битендә «чучкасы» дигәннән соң, берничә строфаны редакция тарафындан
калдырылды» дип искәрмә бирелгән. Шигырь эчтәлеккә бөтенләй якын килми, ятышмый
торган юллар белән тәмамлана:

Шунда кыткылдый әтәч,
мыркылдый шунда дуңгызы;

Шунда хурлыкта, хәкарәттә
мәхәббәт йолдызы.

Бу строфа Тукайның
«Мәхәббәт шәрхе» (1912) шигырендә дә үзгәрешсез кабатлана. Әлеге юлларның
«Казан вә Кабан арты» шигыренә килеп керүе, бәлки, кыскартылган өлешне ничек тә
булса тутырып бетерү максаты белән эшләнгәндер?! Мәсьәлә һәрхәлдә ачыклауны
сорый.

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).  


 

Комментарий язарга


*