ТАТ РУС ENG

Казан вә Казан арты


И Казан шәһре, торасың тауда зур шәмдәл кеби,
Мәсҗедең, чиркәүләрең, һәр часларың шәмнәр кеби.

Син, үзеңне чорнаган һәрбер өязгә нур чәчеп,
Бик мәһабәтле торасың, барчага юл күрсәтеп.

Нур ала синнән бөтен як: Чистапул, Спас, Тәтеш
Һәм Чабаксарга, Мамадышларга Чар, Малмыж катыш.

Бер борыл да, и Казан, син бу Казан артын кара:
Нур чәчәсең бар өязгә, үз өязең кап-кара.

«Үз төбенә төшми, ди, шәм-лампаның һичбер нуры», —
Шул мәкаль монда дөрест шул, ах, аны җен оргыры!

 

Час — часовня.
Спас — хәзерге Куйбышев (район) шәһәре.
Чар — хәзерге Йошкар-Ола (элеккеге Царево-Кокшайск)
.

(«Казан вә Казан арты». – «Җан азыклары»нда (1912)
басылган. Текст шуннан алынган.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).



 

Комментарий язарга


*