ТАТ РУС ENG

Кичке теләк


Мин язам, шунда күрәм: лампам эчендә май кими;
Алда кәгазьгә ташыйлар — күңлемә уйлар сыймый.

Якты беткәнчә языйм дип, сызгалыйм тиз-тиз генә,
Кәгазь өстендә кала тик кәкре-бөкре эз генә.

Нокталар да төртмимен, керсә ярар, дип, киртәгә —
Мин үзем сызганны бик яхшы таныйм, дип, иртәгә.

Күп тә үтмәстән, утым ялт-йолт итә һәм селкенә,
«Гөлт!» итеп актык нурын бер күрсәтә, аннан сүнә.

Нишлисең? Һәр якта золмәт. Ихтыярсыздан ятам;
Мин, ятып, яткан җиремдә төрле уйларга батам.

Мин, караңгылык эчендә уйланып яткан көйгә,
Нечкәреп күңлем, җылыйм да бер сүз әйтәм лампага:

«Ни бәхет! — дим, — иртәгә кич син тагын да янмасаң,
Бу ятыштан мин дә мәхшәр җитмичә кузгалмасам!»

Золмәт — караңгылык.

Мәхшәр — ислам мифологиясендә дөнья беткәннән соң (кыямәт көнендә), каберләрдән кубарылып чыккан барлык җан иясенең бергә җыелу урыны, көне.

(«Кичке теләк». — «Җан азыклары»нда (1912) басылган. Текст
шуннан алынган.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).  



 

Комментарий язарга


*