ТАТ РУС ENG

*** («Теләрсәң кемне сүк…»)

 ***

Теләрсәң кемне сүк син яки макта,
Берәү берлән дә булма иттифакъта.

 


Иттифакъ — союз, берлек.

(*** («Теләрсәң кемне сүк син яки макта…»). — «Ялт-йолт»ның 1912 елгы 35 нче (11 март)
санында «Казанга кайтыш» исемле мәкалә эчендә басылган. Бу икеюллыкны Тукай
«Минем Шүрәлинский девизым» дип тәкъдим итә. Аерым шигырь буларак беренче
тапкыр Биштомлыкның 2 нче томына (1985) кертелгән. Текст «Ялт-йолт»тан алынган.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).


Комментарий язарга


*