ТАТ РУС ENG

Толугышшәмси мин мәгърибиһа


Чыкса  мәгърибтән  кояш — шунда заманның ахыры,
Бу — китапларда язылган күп галәмәтнең бере.

Гыйльмилә хикмәт кояшы тугъды мәгърибтән хазир,
Көнчыгыш халкы, белалмыйм, инде нәрсә монтазир?

 


*Толугышшәмси мин мәгърибиһ — кояшның көнбатыш яктан чыгуы.
Мәгъриб — көнбатыш.
Гыйльмилә хикмәт — гыйлем  (фән) белән философия.
Хазир — хәзер.
Монтазир — көтә.

(«Толугышшәмси мим магьрибиһа».—  «Җан азыклары»нда (1912) басылган*. (* Җан азыклары (Соңгы шигырь мәҗмугасы).
Казан : «Мәгариф» көтепханәсе; А.П.Антонов матбагасы, 1912. 48 б. «Теркәү
дәфтәре»ндә «Җан азыклары»ның дөньяга чыгу вакыты «1912 ел, 30 декабрь» дип
күрсәтелгән). Текст шуннан алынган.

«Җан азыклары» — Тукайның үзе исән чакта
басылып чыккан җыентыкларыннан соңгысы. Җыентыктагы 40 шигырьнең 31е төрле
вакытта язылган булса да беренче мәртәбә басылган. Алар түбәндәгеләр:
«Толугышшәмси мин мәгърибиһа» («Кояшның көнбатыш яктан чыгуы»), «Үтенеч»,
«Дошманнар», «Кичке теләк», «Җегетләр», «Ваксынмыйм», «Бала оҗмахта», «Сагыныр
вакытлар», «Тәләһһеф», «Картлар», «Авылда авырып яту», «Бәрәңге вә гыйлем», «»Йолдыз»дан
да курка», «Буран», «Көтмәгәндә», «Көлке түгел», «Әхлаксызлык», «Монафикъка»,
«Сабыйлар җыруы», «Ни кирәк тагы?», «Пушкин вә мин», «Мөнтәкыйд», «Интикадка
мөтәгалликъ», «Мәхәббәт шәрхе», «Казан вә Кабан арты», «Казан вә Казан арты»,
«Татар яшьләре», «Дин вә гавам», «Яңгыр», «Җил тавышы», «Авыл халкына ни
җитми», «Өч хәкыйкать» (поэма). Болар арасында Пушкин, Майков, Ушинский һ.б.
язучылар әсәрләреннән ирекле тәрҗемәләр, аларга ияреп язылган шигырьләр дә бар.
Тышлыкта «Шигырьләр китапханәсе»ннән дигән рубрика астында төрле шагыйрьләрнең
басылып чыккан әсәрләре исемлеге китерелә. «Җан азыклары» җыентыгы басылып,
Петербургка килеп җитү белән Кәрим Сәгыйть, аңа карата үз фикерен әйтеп,
Тукайга хат яза. Ул: «Җан азыклары» минем сиңа булган өметемне арттыра гына
түгел, көткәнемне тәкмил итәр дәрәҗәсенә җитештерде*», — дип бәя бирә.
(* Сәгыйдова Э. Тукайның ике
җыентыгы//Казан утлары. 1970. № 1. 154 б.).

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.))


 

Комментарий язарга


*