ТАТ РУС ENG

Янә бер хатирәм


Мин — кунакчыл бер җыручы, миндә — бар ярлы-гидай,
Ханәмә яшьләр килә, һәм сәүдәгәр, бай угълы бай.

Ул бәләнд мәрхүм дә килсә, мин сизә торган идем:
Күктән иңгән, ханәмә килгән шикелле тулган ай.



Әүлия — изге кеше.

Бәләнд — бөек булып.

Гами — надан кешеләр, толпа.

(«Янә бер хатирәм». — «Ялт-йолт»ның 1912 елгы 37 нче (15 апрель) санында «Хөрмәтле Хөсәен ядкяре» артыннан «Гъ.Т.» имзасы белән басылган. Шигырьнең икенче юлы «Ялт-йолт»та «Бүлмәмә…», «Җан азыклары» җыентыгында «Ханәмә…» дип башлана.
Текст «Җан азыклары»ннан (1912) алынган.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).  


 

Комментарий язарга


*