ТАТ РУС ENG

Яңгыр

(Русчадан)

 

Былчыракта яңгыр артыннан балалар йөгрешә,
Кычкыралар: «Җиргә, – дип, – алтын төшә! алтын төшә!»

— Шауламагыз, и балалар! Без җыярбыз барчасын,
Тиз ул алтыннарны амбарга төярбез барчасын.

Тик җыярбыз юл буе шыгрым тулы йөкләр көе,  
Бар келәтләр туп-тулы хуш исле орлыклар көе!

 
 
 
("Яңгыр". — «Җан азыклары»нда (1912)
басылган. Текст шуннан алынган. Әсәр А.Н.Майковның (1821-1897) «Летний дождь»
исемле шигыреннән файдаланып язылган.

«Золото, золото падает с
неба!»

Дети кричат и бегут за
дождем…

– Полноте, дети, его мы
сберем,

Только сберем золотистым
зерном

В полных амбарах душистого
хлеба!

(1856)

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).  



Комментарий язарга


*