ТАТ РУС ENG

Даһигә


Күз карашыңда синең дөнья күренде мәңге төн;
Киттең эзләп син, аны яктыртмага, идеал утын.

Гайрәт иттең, армый-талмый йөрдең ушбу юлда син,
Чын сөбатлә алга бардың, бакмый уңга-сулга син.

Мин әле хәйран һаман да, белмәдем ни булганын;
Нәрсәгә артка карыйсың, утка калгач бер адым?

Ялтырау күрдеңме артта? Ут түгел ул — алтын ул;
Юк мөкаддәс нур да анда, юк җылылык — салкын ул.

Изге юлны һәрвакыт алдап шулай кыскарта ул,
Син сатылмассыңмы дип, фикрең үзенә тарта ул.

Артка бакма, даһием, идеал һаман да алда ул;
Алга барганнарга тик табыла табылса — Алла ул!

Сөбатлә (сөбат илә) — ныклык белән.



(«Даһигә». – «Аң»ның 1913 елгы 4 нче
(1 февраль) санында «Г.Тукаев» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынган.

Гомере төгәлләнеп килә
торган, вафатына ике ай чамасы калган вакытта да шагыйрь татар милли-азатлык
хәрәкәте турында уйлана һәм газиз халкын колониаль изүдән коткару, аны
иҗтимагый-мәдәни яңарышка алып чыгу юлларын эзләгән Даһи образын иҗат итә. Ул
чорда андый шәхес Гаяз Исхакый дип аңларга кирәк.

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).  



 

Комментарий язарга


*