ТАТ РУС ENG

Йокы алдыннан

(Русчадан мокътәбәс)

 

Гафу әйлә, кичер мине, Ходам җаным,
Бик еш була кәҗәләнеп җылауларым;
Кайсы чакта артык шаян булып китеп,
Берчак юктан гына ямансылауларым.

Кичрелсәче, Тәңрем, бәгърем әти, әни,
Дәү әнием, апайларым, бабай, әби;
Хозурыңда гәүһәр яшем түгеп телим,
Кабул әйлә, Тәңрем, әле мин бик «нәни».

Йокымда да күрсәтмәгел яман төшләр
(Аннан куркып уянгалыйм һаман кичләр);
Иртә белән мин торганда, матур булып,
Гөрләп торсын шытыр-шытыр янган мичләр.

Һәм бер эшне әнкәемнең иснә төшер,
Дисен аңар бер фәрештәң: «Коймак пешер!»
Иртә белән коймак ашап чәй эчкәчтен,
Тәңрем, сиңа кыйлырмын мин меңләп шөкер.

Иртәгә көн матур булсын һәм бик аяз,
Бакчабызда төрле кошлар бирсен аваз;
Шаян энем курчакларга тимәсен лә! —
Бигрәк монсын изге ләүхелмәхфузга яз!

 

 

Ләүхелмәхфуз — дини мифология буенча кешенең язмышы турында алдан язылып куелган такта, язмыш тактасы.

(«Йокы алдыннан». — «Аң»ның 1913 елгы 2 нче
(1 гыйнвар) санында «Г.Тукаев» имзасы һәм рәсем белән басылган. Беренче тапкыр
Икетомлыкның 1 нче томына (1943) кертелгән. Шигырьнең кулъязмасы сакланмаган. Текст «Аң»нан алынган. Тукай бу шигырен русчадан
файдаланып язган, ләкин ул саф татарча оригиналь әсәр булып тора.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)). 


Комментарий язарга


*