ТАТ РУС ENG

Кыйтга («Көчләремне мин кара көннәргә…»)

Көчләремне мин кара көннәргә саклый алмадым,
Көннәремнең һичберен дә чөнки ак ди алмадым.

Булды юлда киртәләр, эттән күбәйде дошманым,
Чөнки залимнәрне, өстеннәрне яклый алмадым.

Кайтмады үч, бетте көч, сынды кылыч — шул булды эш:
Керләнеп беттем үзем, дөньяны пакьли алмадым.

 

Кыйтга («Көчләремне мин кара көннәргә…»)». – «Аң» журналының 1913 елгы 6 нчы (1 март) санында «Г.Тукаев» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынган.

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.).

Комментарий язарга


*