ТАТ РУС ENG

Суык

 

1

Рус мәүлүде үтеп китте, көннәр суык,
Колакларда, борыннарда өрлә куык;
Җылы мичсез кибетләрдә сатучылар
Малын сата, бии-бии кулын уып.
Байлар кигән тиен толып, төлке толып,
Үз фикренчә, Печән базар күрке булып;
Куллар сузу, ялангачлык, ертык җилән
Күрнә аңар кызык булып, көлке булып.
Хулиганнар груһлана казенкага,
Суык чөнки — сызлый арка һәм җилкә дә;
Ушбу халык, кабак ничек ачылгач та,
Бик нык суга гөнаһы юк бутылкага, —
Диеп аңар: «Эчеңдәге суың чыгар,
Аның белән безне җылыт, безне сугар;
Эчтән безгә бишмәт киерт, чикмән киерт,
Көчле хәмер! Синең кулда зур ихтыяр».
Шәкерт белән школьниклар тиз-тиз атлый,
Йөгрә алар, колакларын саклый-саклый;
Дошман шәкерт, школьниклар арасында
Бу хәл — суык мәҗбүр иткән иттифак, ди.

2

Юлга чыксаң — җилләр каршы, туры була,
Буран чыкса — адаштыргыч юлы була;
Кинәт кенә җиккән атың туктап кала,
Җаның курка: карак очрый, бүре була.
– Монда кара, явыз, усал, мәлгунь бүре!
Тамагыңа күсәк белән лом кергере;
Мужикларның тырма теше кеби тешең
«Мәгыйшәтче» мие мислендә чергере!
Нигә соң син мескин мәҗбүр мужикларны
Талавыңда беләлмисең хәд-чикләрне?
Мужик әллә сиңа азык булып туып,
Җирән атын сиңа булсын дип җиккәнме?!

3

Суык инде; Кабан күле чынлап катты:
Юргаларга башлар инде байлар аты;
Көн юргала, төн юргала, тик юргала, —
Узалмассың «акыллы баш» Ишморатны.
Әүкатлене тешли алмый салкын, суык,
Черек күлдә, берсен-берсе куып-куып,
Җегет белән кызлар йөри шаркылдашып,
Боз өстендә тимераяк берлән шуып.

4

Никтер кичә озак йөрдем урамда мин,
Гаҗиз булдым эчем-тышым туңганга мин;
Җылныр өчен берәү белән сугъшыйм, димен,
Юлда торып, кеше сайлыйм сугарга мин.
Күрдем шунда: берәү бара таза гына,
Өсте-башы чибәр генә, яңа гына;
Читкә генә карап барган чагы иде,
Мин «чалт!» итеп менеп төштем яңагына.
Сиздем шунда: тәнем җылнып китте, кызып,
Дөп! дөп! итә мине сыйлап төшкән йозрык;
Явыз тагын артык җылтып куймасын дип,
Без бәндәңез бик тиз генә торып «сыздык».
Читкә киткәч, гайрәтләнәм мин абзыйга:
«Тукта әле, бирермен, дим, мин аузыңа!»
Тагы килеп абзам берне бирмәсен дип,
Атлыйм үзем артка һаман аз-аз гына.

 

5


Рус кардәшләр бигрәк каты кыйлды бәйрәм,
Бик күп семья башы эчеп улды әрәм;
Былтыр, хәер, безнең кайсы бәйрәмдәдер,
Татарлар да үлде эчеп берән-сәрән.
Эчә халык суык дип тә, бәйрәм дип тә,
Эчә халык хәләл дип тә, хәрам дип тә;
«Кытайский әфлисуннар яшьнектә», — дип,
«Эчми үткән яшьлек гомре әрәм», — дип тә.

 

Халык җыруы


Кыйтайский әфлисун
Килә, диләр, яшьнектә;
Картайгачдин үкенерсең,
Типтереп кал яшьлектә!

 

Рус мәүлүде — гыйнварда була торган христиан бәйрәме (Рождество).
Груһлана казенкага — кабак, аракы кибетенә төркем-төркем җыела.
Иттифак — союз, берләшү.
Мислендә — кебек.
Әүкатле — бай кеше.


(«Суык». – «Ялт-йолт»ның 1913 елгы
49 нчы (10 гыйнвар) санында «Шүрәле» имзасы белән басылган, «1 гыйнвар, 1913
сәнә» дип куелган. Текст шуннан алынган.

Печән базары — Иске
Казанда хәзерге Татарстан, Мәскәү, Париж Коммунасы урамнарының шактый өлешен
биләп, татар байларының зур һәм вак кибетләре, лабазлары, кунакханәләре,
харчевнялары һәм печән үлчи торган зур үлчәүләре урнашкан зур бер мәйданның
(төбәкнең) халык телендәге исеме.

Мәгыйшәтче — «Дин вә
мәгыйшәт» журналы тарафдары мәгънәсендә.

Кабан куле — Казан шәһәре
уртасындагы күл.

«Акыллы баш» Ишморат —
иске фикерле, кара эчле мулла-мунтагайны алдынгы фикерле яшьләргә каршы
котыртып торучы җир хуҗасы, ат заводы иясе һәм сәүдәгәр Габдрахман Ишморатов.

Черек күл — Казан шәһәре
уртасындагы зур булмаган күл. Элек сазламык булганга, «Черек күл» дип аталган.

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).  



 

Комментарий язарга


*