ТАТ РУС ENG

Тәфсирме? Тәрҗемәме?


Һәр заман кем насры берлән фәтхе килсә Алланың,
Һич тә бер көч туктаталмый, манигы булмый аның.

Син күрерсең тугъры юл тапканны күп төркем халык,
Хәмд-ү-тәсбих өннәре берлән гөрелдәр урталык.

Мәккәдә ачты бүген якты иманга баб Ходай,
Ярлыкау эстә, шөкер ит, тәүбә кыйл, тәүваб Ходай!

 

Кыйтга – өзек, кисәк, өлеш.
Тәфсир — аңлатма, комментарий.
Насры берлән фәтхе — ярдәме белән уе-теләге.
Манигъ — киртә.
Хәмд-ү–тәсбих — мактау-дога.
Баб — ишек, капка.
Тәүваб — ярлыкаучы.

(«Тәфсирме? Тәрҗемәме?» «Аң»ның 1913 елгы 7 нче
(15 март) санында «Г.Тукаев» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынган.



Коръәннең «Наср»
(«Ярдәм») дигән 110 нчы сүрәсендә (гарәпчәдән татарчага сүзгә-сүз
тәрҗемәсендә): «Алланың ярдәме һәм җиңүе ирешкәндә, син кешеләрнең ничек
төркем-төркем булып Алланың диненә керүләрен күрдең; шулай булгач, үзеңнең
Раббеңне макта, данла һәм аннан тәүбә сора. Дөрестән дә, Ул — ярлыкаучы!» —
диелә. Тукайның бу шигыре исә шушы атаклы сүрәгә таянып иҗат ителгән. Текстта
шагыйрьнең өстәмәләре, аңлатмалары да урын алган. Мәсәлән, «Һич тә бер көч
туктаталмый, манигы (киртәсе) булмый аның» һәм «Мәккәдә ачты бүген якты иманга
баб (ишек) Ходай» дигән юллар — Тукайның үз сүзләре, үз тәфсире. Шуңа күрәдер
дә ул бераз шикләнептер, ахры, шигыренең өстенә «Тәфсирме? Тәрҗемәме?» дип язып
куйган.

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).  


Комментарий язарга


*