ТАТ РУС ENG

*** («Безнең әти аягында җыермалы ал читек…»)

***

Безнең әти аягында җыермалы ал читек;
Кычкырма, күке, моңайтып, — безнең күңелләр китек.

Без барасы җулларның ике чите канаулы;
Без моңаймый кем моңайсын — калган гомер санаулы.

Шигрин читек, шигрин итек кимә көн дә — керләнә;
Җаныең җатка кала дигәч, күңелләрем төрләнә.

Кычкырма, күке, каршымда, кычкыр агач башында;
Моңлы бала түгел идем, моңнар төштич* башыма.

Менәр идем — тау биек, тешәр  идем — җул кыек;
Җыен туган арасында минем күңелем боек…

Һавадин очкан аккошның аузы тулы балавыз;
Хәер-догадин ташламаңыз — кулгызда үскән балагыз.

Кулымдагы кулҗаулыгым дүрт почмагы өй хәтле;
Без җыламый кем җыласын — калган гомер исәпле.

Каләмфер күк кара сачең майлап тарап, үреп сал;
Аерылам, җаный, кил инде — бәхилләшеп үбеп кал.

Күк күгәрчен — күлләрдә, ак күгәрчен — сайларда;
Сагыну түгел, саргаерсың — җиләк пешкән айларда.

(*** («Безнең әти аягында җыермалы ал читек…»). — Кулъязма «Әлгасрелҗәдид»нең 1905 елгы 13 гыйнвар (3 нче) санында урнаштырылган. Җырлар өстендә түбәндәге юллар бар: «Дәһа бер мәгърифәтдин мәхрүм улан бай углына килән сылу кызлардан беренең ашагыйдагы язылмыш бәетләри нәркис күзләрендә яшь акызыб җырлаганы мәсмугымыз улыб, сынык күңелемезгә пәк тәэсир әйләдекендин ичүн журналымызда дәрҗ әйдәдек. Аягына таш бәйләп суга салу кеби, йөрәкләренең йимеши улан, җәннәт хуриләренә мөшабиһ сылу-сылу кызларыны белмәгән, сынамаган кияүгә биргәнләрең бичара кызларының күңелләрендә ушбу бәетләрнең мәзмуненә мөшабиһ яшерен утка ягучы пәк чукдыр. Манәхмә фида улан бәетләрең сурәте буйләдер» («Надан бер бай улына чыккан кызлардан берсенең түбәндә китерелгән җырларны матур күзләреннән яшь агызып җырлаганын ишетеп, сынык күңелебезгә бик нык тәэсир иткәнгә күрә, журналыбызда бирдек. Аягына таш бәйләп суга салу кебек, йөрәк җимеше булган, җәннәттәге хур кызларына тиң сылу-сылу кызларын белмәгән-сынамаган кияүгә биреп, бичара кызларын шушы җырларда чагылган яшерен утка салучылар бик күп. Без телгә алган җырлар түбәндәгечә»).
Беренче тапкыр Икенче дүрттомлыкның 2 нче томына (1976) кертелде. Текст кулъязма журналдан алынган. (Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.: шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).


 

Комментарий язарга


*