ТАТ РУС ENG
Халык Тукайны олылый, бөекли, инде әллә ничә буын аңа иман китереп, күңелен түгә. Ни өчен? Хикмәт нәрсәдә? Һәр милләт, һәр халык — кавеменең исәбе-санына, җиренең зурлыгы-киңлегенә...

*** («Әй җанашым, Гаделбану…»)

***

Әй җанашым, Гаделбану!
Кайда миңа сезне алу!

(*** («Әй җанашым, Гаделбану…»). — 1979 елда М.Сабирҗановадан (1891-1982) М.Әхмәтҗанов язып алган истәлектә китерелгән. Истәлектән күренгәнчә, Тукай Уральскида Гаделбану исемле бер кызга гыйшык тотып йөргән, тик кыз Габдуллага карамаган. «Тукайның кызга әйткән сүзе бар», — ди дә истәлек авторы әлеге икеюллыкны китерә.
Текст истәлектән алынган. (Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.: шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).


 

Комментарий язарга


*