ТАТ РУС ENG

«Ай, җаный, каласың» көе

Сандугачлар җиргә төшәр сайрый-сайрый җим өчен;
Ай, җаный, каласың, әллә озата барасың?
Без йөрибез сезнең өчен, сез йөрисез кем өчен?
Ай, җаный, каласың, әллә озата барасың?
 
Сандугачка җим бирмисең: ачка үлсен дисеңме?
Ай, җаный, каласың…
Сагынганда хат язмыйсың: бу саргайсын дисеңме?
Ай, җаный, каласың…
 
Кара бөдрә чәчеңне үрдертәсең килмәйдер;
Ай, җаный, каласың…
Эчем ялкын, тышым салкын — белдертәсем килмәйдер!
Ай, җаный, каласың…

Өй түбәсе дыранча, дыранчасын җил ача;
Ай, җаный, каласың…
Кара кашлы, кара сачле — күңелләрне шул ача;
Ай, җаный, каласың…

Бияләең билдәме, син эзлисең ниндәйне;
Ай, җаный, каласың…
Ут яндырып эзләсәң дә, таба алмассың бездәйне;
Ай, җаный, каласың…

Урсам  уракларым үтми — сачтым каты җирләргә;
Ай, җаный, каласың…
Язсам сәлам хатым җитми — киттем ерак илләргә;
Ай, җаный, каласың…

Җирән атың ялга бир, ялга бирмә, малга бир;
Ай, җаный, каласың…
Җиләк кагын балга бутап җаның сөйгән ярга бир;
Ай, җаный, каласың…

Күгәрченнәр күкләрдә, төшкән богъдай чүпләргә;
Ай, җаный, каласың, әллә озата барасың?
Әл дә, дуслар, сез булдыгыз әйткән сүзне йөкләргә;
Ай, җаный, каласың, әллә озата барасың?

Дыранча — балта белән  (пычкысыз) ярган такта.


Җырлар дәфтәре >>>

Комментарий язарга


*