ТАТ РУС ENG

«Фатима» көе

Кулымдагы кулъяулыгым җил алды Кармасанга;
Ай-вай, Фатима, бик сагынсаң, бик саргайсаң,
язып җибәр хатыңа.
Иртә исемдә, кич тешемдә — яныңа бармасам да;
Ай-вай, Фатима, бик сагынсаң, бик саргайсаң,
язып җибәр хатыңа.

Ике аккош очып китте су буенда зиректән;
Ай-вай, Фатима…
Ташлар булгач, җаныкаем, сер салмаслар электән;
Ай-вай, Фатима…

Зәңгәр шәлең пәрдә булмас, чаршау итеп корсаң да;
Ай-вай, Фатима…
Ике күзем күреп туймас, гомерлек яр булсаң да;
Ай-вай, Фатима…

Арка җирнең солысын урып алдым куесын;
Ай-вай, Фатима…
Гомрем булса, онтасым юк куеннарыңның җылысын;
Ай-вай, Фатима…

Ат бәйләдем баганага, атым баралмаганга;
Ай-вай, Фатима…
Көн еладым, төн еладым җаныем табалмаганга;
Ай-вай, Фатима…

Ишек алдың себереп куй алма тәгәрәтергә;
Ай-вай, Фатима…
Җаныемның хәтере калган — ничек бәхилләтергә;
Ай-вай, Фатима…

Таудан тауга чапкан атка эшлияләр киң кирәк;
Ай-вай, Фатима…
Бу дөньяда рәхәт була: сөйгән ярың тиң кирәк;
Ай-вай, Фатима…

Ишек алдында йөримен, карлар яуса көримен;
Ай-вай, Фатима, бик сагынсаң, бик саргайсаң,
язып җибәр хатыңа.
Синнән башка бер ямь тапмыйм, ямансулап йөримен;
Ай-вай, Фатима, бик сагынсаң, бик саргайсаң,
язып җибәр хатыңа.


Җырлар дәфтәре >>>

Комментарий язарга


*