ТАТ РУС ENG

*** («Сахраларга чыктым кош тотарга…»)

Сахраларга чыктым кош тотарга,
кошлар киткән икән Бохарга;
Сурәтләрен ясап куяр идем
күз алдымда карап тотарга.

Базарларга барып ниләр алдың? —
Алмаһилар белән гөлмаһи;
Әлмәликелкоддус гыйндуллаһи,
бән сөямен сәне, валлаһи!

Урманнарга бардым, агач кистем
уң беләккәйләрем талдырып;
Сән җаныем өчен бән йөримен
ләйле нәвемнәрем калдырып.

Көмеш кенә йөзек, алтын каш —
карасам да күзләрем кисә;
Иртә исләремдә, кич төшемдә —
насыйпмы әллә югыйсә?

Кояш кына чыгар ялтырап
мәдрәсәкәйләрнең артыннан;
Сәгатьләре ай тик, көне ел тик
син җаныкаемның дәртеннән.

Бакчаларга чәчтем төрле гөлләр —
әлвән дә әлвән уңсын дип;
Бер аллакаемнан шуны телим:
сөйгән ярым бәңа булсын дип.

Гөл бакчакаена керер идем,
гөл чәчәккәенә буялам;
Шул җаныйкаемны төштә күрсәм,
төн йокыларымнан уянам.

Кулларыңа кигән бияләең —
укалы да булсын сыртлары.
Мин бичараны сәүмәсә дә,
гыйбадәттә булсын йортлары.

Алтын да ла капка, көмеш такта,
моннан барган чакта сул якта;
Авызлары шикәр, теле бал тик —
алма кагың торсын бер якта.

Сәрмәсән дә белә Кармасан,
җитеп кенә булмый бармасаң;
Егет тә лә булып йөремәмен
сөйгән яркаемны алмасам!

Мәдрәсәгә барып ни укыдың? —
«Гайнелгыйлем» белә «Холаса»;
Күрше авылда гына бар сөйгәнем —
алмый калмам, алла теләсә!
 

 
*Халык җырларының, бу өлеше Г. Тукай дәфтәрендә аерым өзек битләр хәлендә генә сакланганлыктан, нинди көй өчен икәнлеге билгеле  булмады.
Ләйле нәвем — төнге йокы.
«Гайнелгыйлем» һәм «Холаса» — китап  исемнәре.


Җырлар дәфтәре >>>

 

 

Комментарий язарга


*