ТАТ РУС ENG

«Сәлим бабай» көе

Түр тирәзәләрнең төпләрендә
язу язган микән Җәбраил;
Син җаныем белән кавышмасам,
җаннарымны алсын Газраил.

Ак күлмәгемнең эчләрендә
леп-леп итә бәнем тәннәрем;
Дөнья үкенечләрем бетәр иде,
сән булалсаң бәнем хәлалем.

Ак кәгазьнең өсләрендә
дәфтәр кыйлам синең исмеңне;
Хак тәгаләдән башка һичкем белми
сиңа гына төшкән гыйшкымны.

Ак кәгазьләрнең өсләрендә
уйнайдыр ла бәнем каләмем;
Бер Ходайдан шуны бән телимен:
сән булсаң дип бәнем хәлалем.

Алтын-көмеш булыр дөньяда,
энҗе-мәрҗән булыр дәрьяда;
Кемнәр генә ярын кемнәр сөймәс
бу вафасыз фани дөньяда.

Бадьян да чәчтем тамырга,
тамырлардан тартып алырга;
Сагынмаймын түгел, бик сагънамын,
белдермәймен үзем сабырга.

Җитеннәр дә чәчтем хитәргә
җилбер дә лә җилбер итәргә;
Син йөрисең, җаным, китәргә,—
мин белмимен ни хәл итәргә.

Көмешләр дә йөзек койдырдым:
бер кашы гына төште тәңкәгә;
Сагынган да саен барыр идем —
ераклыгы тия теңкәгә.

Һавалардан килә ике аккош:
берсе баулы аның, берсе буш;
Төшләремдә күрсәм күңелем хуш,
уйганын та китсәм — куйным буш.

Аккош та ла кунар тирәккә,
канатларын салыр беләккә;
Кара кыйгач кашлы бер матур
кан савадыр безнең йөрәккә.

Һавалардан очкан аккошның
Агыйиделдә булыр кышлавы;
Җан бирүләрдән авыр икән
җаның сөйгән ярны ташлавы.

Ике дә лә былбыл сайрыйдыр:
тавышлары килә су буйлап;
Иртә — исләремдә, кич — төшемдә,
көндезен дә йөрим сине уйлап.

Сары сандугачларның баласы
кунар гына озын тал тапмый;
Җаным сөйгән ярым исемә төшсә,
яшь йөрәккәйләрем ял тапмый.


 Җырлар дәфтәре >>>

Комментарий язарга


*